Газетага язылу

Татарстан Рәисе Эрдоганны Төркия Республикасы игълан ителүгә 103 ел тулу белән котлады

Казанда Төркия Республикасы игълан ителгән көнгә 103 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Республика җитәкчелеге исеменнән кичәнең мөхтәрәм кунакларын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга юлланган котлау текстын укыды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».

«Төркия Республикасы игълан ителгән көн уңаеннан Татарстан халкының һәм шәхсән үземнең иң җылы котлауларымны кабул итеп алыгыз. Бу бәйрәмдә яңарыш һәм ирекнең куәтле рухы чагылыш тапкан, ул гасырдан артык вакыт дәвамында төрек халкына үз иленең үсеше хакына бердәм булып, нәтиҗәле һәм армый-талмый хезмәт итәргә, бүген дә катлаулы глобаль сынауларга лаеклы җаваплар табарга ярдәм итә. Республика үткән тарихи юл, узган унъеллыкларда башкарылган эшләр һәм ирешелгән казанышлар Төркия дәүләтенең ышанычлы киләчәге хакына яңа казанышларга ныклы нигез һәм рухландыргыч мотив булсын. Тугандаш халыкларыбыз арасындагы югары дәрәҗәдәге хезмәттәшлекне канәгатьлек белән билгеләп үтеп, киң һәм динамикалы Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында бу хезмәттәшлекне алга таба да актив рәвештә җәелдерүгә чын күңелдән ышанабыз», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре