Газетага язылу

Россиядә уртача хезмәт хакы бер ел эчендә 10 мең сумга арткан

Россиядә уртача номиналь хезмәт хакы бер ел эчендә 10 148 сумга арткан. Росстат мәгълүматларына караганда, 2025 елның августында ул 92 866 сум булса, 2026 елның шул ук аенда 103 014 сумга җиткән. Быел иң югары күрсәткеч июнь аенда теркәлгән — 114 743 сум.

Хезмәт хакы тәкъдимнәре аеруча сәнәгать, чимал чыгару һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә сизелерлек үскән. Шул ук вакытта «Адвирос» кадрлар компаниясенең аналитика менеджеры Илона Платонова сүзләренчә, әлеге тармаклардагы вакансияләр саны кимегән.

Әмма уртача күрсәткечләр һәркемнең дә хезмәт хакында чагылмый. 20 ноябрьдә Мәскәүдә хезмәт хакы алмаган төзүче үз-үзенә зыян салган. Аннары ул «Нас обманули» («Безне алдадылар») дигән плакат белән төзелеш кранына менәргә җыенган.

Telegram-канал мәгълүматларына караганда, 38 яшьлек ир-ат Саратовтан 20 кешелек бригада белән «Москва-Сити» янындагы төзелешкә килгән. Аның сүзләренчә, эш бирүче бригададагы беркемгә дә хезмәт хакы түләмәгән. Бу хәл ир-атның кызының туган көненә туры килгән: ул балага бүләк алырга теләгән булган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре