Татарстанда республика әһәмиятендәге «Акъелга елгасы дельтасы» дәүләт табигать заказнигында законсыз рәвештә меңгә якын кысла тоткан җирле кешене тоткарлаганнар. Бу хакта Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ир-атның көймәсен моторы белән бергә, шулай ук автомобилен дә тартып алганнар.
Хәзер аңа карата Җинаять кодексының 256нчы маддәсе — су биологик ресурсларын законсыз тоту буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез