Казанның «Ак Барс» хоккейчылары КХЛның даими чемпионаты кысаларында Омскида «Авангард» белән очрашты. Уен хуҗалар файдасына 3:1 исәбе белән тәмамланды.
Бу җиңелүдән соң «Ак Барс» 31 матчта 29 очко җыеп, турнир таблицасының тугызынчы баскычында калды. Казан командасы өчен бу — рәттән дүртенче җиңелү.
Алда «Ак Барс»ны күчмә матчлар сериясе көтә. 24 ноябрьдә команда Владивостокта «Адмирал» белән очрашачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез