Газетага язылу

Казан кызы Кызыл китапка кертелгән ике ябалакны үлемнән коткарган

Казаннан Елизавета исемле орнитолог Кызыл китапка кертелгән ике озынкойрыклы ябалакны үлемнән коткарган. Ике кош та аның янына бик авыр хәлдә китерелгән. Бу хакта «Казань на максималках» Telegram-каналы хәбәр итә.

Беренче ябалакны төнлә Яшел Үзәннән алып килгәннәр. Фаразлар буенча, кош ризык эзләп шәһәргә очып килгән һәм тәрәзәгә бәрелгән. Рентген тикшерүе аның умыртка баганасы һәм оча сөяге җәрәхәтләнүен күрсәткән.

Өч көннән соң Казан янындагы паркта икенче ябалакны тапканнар. Ул бик нык ябыккан булган.

Елизавета ике кошны да тәрбияләп, аякка бастырган. Хәлләре яхшыргач, аларны урамдагы вольерга күчергәннәр. Анда ябалаклар табигатькә кире кайтырга әзерләнгән. Ике атна чамасы вакыт узгач, кошлар ныгып, иреккә очып киткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре