Әнә шуңа да без иреккә чыкканнарның югалып калмавын, бу тормышка җинаятьче түгел, ә нормаль кеше булып керүен телибез», – ди Россия Иҗтимагый палатасы вәкиле Александр Воронцов. Казанда Идел буе төбәкләреннән җыелган белгечләр тимер рәшәткә артыннан чыгучыларны киредән тормышка кайтару буенча башкарылган эшләр хакында сөйләште һәм тәҗрибә уртаклашты.
Россия Иҗтимагый палатасының куркынычсызлык һәм күзәтчелек комиссияләре белән үзара хезмәттәшлек комиссиясе рәисе Михаил Аничкин әйтүенчә, мондый кешеләр белән эшләү бик четерекле. Шуңа күрә күп нәрсә үзләреннән генә түгел, янәшәдәге белгечләрдән дә тора.
– Тимер рәшәткә артыннан чыгучыларга дәүләт тарафыннан яңа тормышка кайту өчен барлык мөмкинлекләр дә бирелә. Әмма шуны онытмыйк: андыйларның уйлау дәрәҗәсе дә, фикерләве дә башкача. Алар кыек юлга кереп китәргә күп сорамый. Безгә бу юнәлештә белемле белгечләр җитми. Социаль хезмәт күрсәтүчеләрне дә, психологларны да әзерләргә кирәк, – ди ул.
Россия Иҗтимагый палатасы пробация турындагы законның үтәлешен тикшереп тору ниятеннән ике ел элек махсус проект эшләтеп җибәрде.
– Моңарчы без бары тик төбәкләргә барып закон үтәлешен тикшерсәк, хәзер инде җыелышып сөйләшү кирәген аңладык. Казан бу рәвешле очрашып, тәҗрибә уртаклашу оештырган 34 нче төбәк инде, – ди Россия Иҗтимагый палатасының куркынычсызлык һәм күзәтчелек комиссияләре белән үзара хезмәттәшлек комиссиясе рәисе урынбасары Александр Воронцов. – Безнең максат – иреккә чыккан кешегә туры юл күрсәтү. Үзегез уйлап карагыз: төрмәгә эләккән кеше ничә еллар җәмгыять белән элемтәсез була. Аңа хөкем карары чыгарганда бездә әле гади телефоннар иде. Ә хәзер илдә ясалма фәһем кулланалар. Әнә шуңа да без иреккә чыкканнарның югалып калмавын, бу тормышка җинаятьче түгел, ә нормаль кеше булып керүен телибез.
Бу өлкәдә Татарстан үрнәк төбәкләрнең берсе булып тора. Республикада төрмәдән чыгучыларның 74 проценты эшкә урнаша. Бу хакта форум кунакларына Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.
– Татарстанда 59 урынга исәпләнгән биш пробация үзәге эшли. Бирегә эләккән кешеләр иң элек торыр җир таба. Ел дәвамында республикада тимер рәшәткә артыннан чыккан 30 кеше туры юлны сайлап, үзенә тиешле барлык ярдәмне алды. Пробация – иң беренче чиратта кабат хокук бозуны кисәтү ул. Республикада «Россиядә пробация турында»гы Закон нигезендә системалы эш алып барыла. Бу – беренче чиратта юридик, психологик ярдәм күрсәтү дигән сүз. Шулай ук тимер рәшәткә артыннан чыгучыларны эшкә урнаштыру, кирәк чакта яңа һөнәргә укыту да мөһим. Әмма иреккә чыккан элеккеге тоткыннар белән эшләр өчен бик күп өлкәләр бергә эшләргә тиеш.
Министр, республикада төрмәдән чыгучыларны үзләренә алучы эш бирүчеләрнең исемлеген алып барабыз, ди. Хезмәткәргә генә түгел, эш бирүчегә дә дәүләттән ярдәм каралган. Аларга хезмәт хакын түләгәндә компенсация каралган. Бер ел эчендә мондый мөмкинлектән алты оешма файдаланган.
– Тимер рәшәткә артыннан чыгучыларга дәүләттән 10 мең 552 сум акча бирелә. Бу акча документлар ясатырга, дәүләт пошлинасы түләргә тотыла. Ел саен дәүләт бюджетында, шушы түләүләрне истә тотып, 2–2,5 миллион сум акча бүлеп бирелә, – ди Эльмира Зарипова. – Ничә еллар төрмәдә утырган кешеләрне тормышка кайтару эше алар әле иреккә чыкмаган вакытта ук башлана. Без алар янына барып, вакансияләр ярминкәсе уздырабыз. Күбесе шунда эш сайлап куя. Документларын кайтару һәм хокукый ярдәм күрсәтү эшләре иҗтимагый оешмалар ярдәме белән башкарыла. Төрмәдән чыгачак кешеләр белән алдан эшләү җәмгыятьнең куркынычсызлыгын тәэмин итә.
Очрашуда бу юнәлештә зур эш алып барган Казандагы «Кеше приюты» эшчәнлеге үрнәк итеп күрсәтелде. Сүз уңаеннан, биредә төрмәдән чыккан кешеләрне туры юлга кертү өчен тырышалар. Шушы вакыт эчендә шундый 100 кешенең 30 ы туры юлны сайлаган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез