Максут Шадаев Kazan Digital Week оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде, шулай ук илнең цифрлы технологияләр үсеше контекстында әлеге форумның әһәмиятен билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов Россиянең Цифрлы үсеш министрына форумга игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, елдан-ел бу мәйданчык тагын да масштаблырак һәм ихтыяҗлырак була бара. Быел чара дөньяның 76 иленнән 20 меңнән артык катнашучыны берләштерде.
Шулай ук, әңгәмә барышында Kazan Digital Week форумын алга таба үстерү, катнашучылар санын арттыру һәм форумның географиясен киңәйтү перспективалары турында сөйләштеләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез