«Соңгы очрашулардагы нәтиҗә өчен гафу үтенәм. Без киләсе уеннарда 6 очко туплап, авыр хәлдән чыгарга тиеш. Чыга аласыбызга ышанам. Алда – «Крылья Советов» һәм «Факел»га каршы ике очрашу. Икесе дә финал матчлары кебек. Бу уеннар команданың киләчәген билгеләячәк», – диде Франк Артига 18 октябрьдә командасы Мәскәүдә 0:4 исәбе белән «Спартак»ка оттыргач. Ул үтә дә мөһим дип атаган матчларның беренчесе – «Крылья Советов»ка каршы узганы «Рубин»ның чираттагы җиңелүе белән тәмамланды. Уен тәмамланыр-тәмамланмас испан белгечен эштән алдылар. Дөресен әйткәндә, эшнең шуңа таба баруын чамалап була иде. Әмма Артигага, һичьюгы, кышкы тәнәфескә кадәр вакыт бирерләр, дип фаразлаучылар да булды. Тик клуб җитәкчелегенең сабырлыгы тәмам төкәнгән булып чыкты.
Ә бит барысы да яхшы башланган иде. Заманында мәшһүр «Барселона» системасында эшләгән һәм бүген исемнәре бөтен дөньяга яхшы таныш яшь уенчыларның үсеп чыгуына өлеш керткән остаз «Рубин»га яңа сулыш бирер дип өметләнделәр. Аңлашыла инде, команданың уенын тиз арада үзгәртеп булмый, шулай да язгы очрашуларда «Рубин» үз кырында «Краснодар» белән «Локомотив»ны җиңде, Мәскәүдә «Динамо»дан өстен чыкты. 12 очрашуда Казан командасы ике генә тапкыр оттырды. Шулай итеп, яңа сезонга нык өметләнделәр. Әмма килеп чыкмады. Җитмәсә, команданың төп һөҗүмчесе Мирлинд Даку да «Спартак»ка китеп барды. Башта «Рубин» рәттән ничьяга уйнаса, аннары бер очко да ала алмас хәлгә килде. Соңгы уенда команда капитанының башта үз капкасына туп кертүе, аннары, кагыйдә бозып, көндәшкә пенальти тибү мөмкинлеге бирү дә күпне аңлата. Җитәкчелек кышны көтеп тормаска булды. Испан белгече Казан командасы баш тренеры итеп гыйнварда билгеләнде. Аның кулы астында «Рубин» барлыгы 28 матч уздырды. 9 тапкыр җиңеп, 8 очрашуда оттырды, 11 е ничьяга тәмамланды. Бер мәлне Артиганың «мистер ничья» дигән кушаматы да барлыкка килде.
Дөрес, барысы да кешечә, тавыш-гаугасыз эшләнде. Франк Артига белән кул кысышып саубуллаштылар. Ул үзе дә тренерларның һәрвакыт мондый хәлгә әзер булырга, «беренче көннән үк чемоданын әзерләп куярга тиеш икәнен» әйтә. «Сез минем гаиләмә әверелдегез. Гадәттә, саубуллашканда, үземнең иң якын кешеләремә рәхмәт әйтәм һәм гафу үтенәм. Гафу итегез, сезнең кайберләрегезгә иң яхшы хәлегезне күрсәтергә ярдәм итә алмадым», – диде ул саубуллашканда. «Рубин»ның идарә президенты Марат Сафиуллин әйтүенчә, нәтиҗә өчен бөтен команда җавап бирә, әмма баш тренер иңнәренә аерым җаваплылык салына. «Танылган тренерларның да берничә ай да эшли алмыйча эштән киткәннәре бар. «Рубин» – данлы тарихы булган зур клуб, киләчәккә һәрвакыт өмет белән карыйбыз», – диде ул.
Артиганың эштән алыначагы турындагы хәбәрләр октябрь урталарында пәйда булды. Аның урынына «Оренбург»та эшләүче Илдар Әхмәтҗановны чакырулары хакында да сүзләр күп булды. Җитмәсә, Түбән Камада туып үскән, Татарстанда туп типкән белгеч. Әмма Әхмәтҗанов бу сүзләрне кире кага. Мондый хәбәрләрнең ни дәрәҗәдә дөрес булуын вакыт күрсәтер. Әлегә исә вакыт – Олег Кузьмин кулында. Кышкы тәнәфескә кадәр Казан командасы белән ул җитәкчелек итәчәк. «Рубин»да 2010 елдан 2018 гә кадәр уйнады, капитан вазыйфасын башкарды. Ә 2019 елда тренерлар штабында эшли башлады. Команда турында барысын да белә, кыскасы. Калган уеннарда нәтиҗә күрсәтә алса, баш тренер вазыйфасына билгеләнү мөмкинлеге дә бар. Әйтик, ЦСКАны җитәкләүче Дмитрий Игдисамов кебек. Казанда балалар белән эшләгән белгечне Мәскәү командасының баш тренеры итеп куйганда күпләр аның уңышка ирешә аласына ышанмаган иде. Ә бүген ЦСКА турнир таблицасында өченче урында бара.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез