Газетага язылу

Мәктәпкә кире кайтыр идегезме?

Дәүләт Думасының Гражданлык җәмгыяте комитеты башлыгы Борис Чернышов Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцовка элек укытучы булып эшләгән, ә хәзер башка эшкә күчкән белгечләр өчен «Мәктәпкә кайтару» федераль программасын булдыруны тәкъдим иткән.

Мәктәпкә кире кайтыр идегезме?
Фото: Татар-информ

Моны тормышка ашыру өчен, аларга махсус шартлар булдырырга туры киләчәкме? Ә сез мәктәпкә кире кайтыр идегезме?

Рашат Һадиуллин, электрик (Алабуга):

– Бик авыр сорау бу. Мәктәптә утыз ел математика, физика дәресләре укыттым. Узган ел башка өлкәгә киттем. Укытучы эше җиңел түгел. Ул дәресләрнең күплегенә дә бәйле. Бер ставкада гына эшләсәң, 30–40 мең сум чыга. Гаиләне дә туендырырга кирәк бит. Дүрт бала үстерәбез. Шуңа күрә 2,5 ставкада укытырга туры килде. Ахыр чиктә, бик нык ардырды. Биш көн генә укытсаң, бер хәл. Бер көн ял җитми. Гаиләгә дә вакыт калмый. Хезмәт хаклары яхшы булса, уйлап карарга мөмкин. Монда эшем дә тыныч, хезмәт хакым да 100 меңнән артык. Мәктәптә кан басымы күтәрелеп интектерә иде. Шөкер, бар да тәртиптә хәзер.

Миләүшә Ризванова, социаль хезмәткәр (Казан):

– Мәктәптә 20 ел география укыттым. Хезмәт хакы аз дип, социаль өлкәгә киттем. Әби-бабайларга булышам хәзер. Аларның гозерләрен тыңлыйм. Башка өстәмә эшем дә бар. Укучыларымны сагынам, әлбәттә. Бер ставкага (18 сәгать) 100 мең сум түләсәләр, мәктәпкә кире кайтыр идем. Белем дә, тәҗрибә дә җитәрлек.

Гөлинә Галимбекова, китапханәче (Саба районы):

– Мәктәптә дүрт ел математика, информатика укыттым. Укучыларда белем алу теләге кими бара. Әти-әниләре баладан түгел, укытучыдан таләп итә. Укучыларга да ниндидер таләпләр кирәктер. Әйтик, начар укыганнарны тагын бер елга утыртып калдыру. Тырышып укырлар иде, ичмаса. Сәбәпләре бу гына түгел. Укытучының кәгазь эше дә җитәрлек. Әле ул өйгә дә ияреп кайта. Дәрескә дә әзерләнергә кирәк. Башка өлкәдә шартлар яхшырак булса, бер киткәннәр кире кайтмаска да мөмкин. Физика, информатика укытучыларына ихтыяҗ зур. Әлеге белгечләр теләсә кайда эшли ала. Укытучының хезмәт хакы ни дәрәҗәдә күтәрелер, әйтеп булмый бит. Зур булса, кире кайта башлаулары да бар. Китапханә – минем өчен бөтенләй башка өлкә. Җайлап кына үз көемә эшләп ятам.

Илфира Шакирова, җирлек башлыгы (Арча районының Наласа авылы):

– Укытучының хезмәте хакы безнекенә караганда күбрәк дип беләм. Анда бәйгеләрдә катнашу, грантлар оту мөмкинлеге дә бар. 29 ел мәктәптә эшләдем: башлангыч сыйныфларны укыттым, директор булдым. Балаларның башларыннан сыйпап кына тора идем. Белемле итү теләге көчле иде. Мәктәпне һәрвакыт изге урын дип санадым. Яшьрәк чагым булса, кайтыр идем. Күңел белән укытучы булып калам. Мәктәптә балаларны әдәп-әхлакка өйрәтсәм, хәзер авыл халкын тәрбиялим. Бурычлар әллә ни үзгәрмәгән кебек. Җирлектә инде 15 ел хезмәт куям. Монысын да яратып башкарам, ял вакытында да тик тора алмыйм.

Гөлназ Сәламова, слесарь (Кукмара районы):

– Беренче белгечлегем филолог булса, икенчесе тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы иде. Балалар белән уртак телне җиңел табам идем. 24 ел эчендә күп кенә уңышларга ирештем. Укучыларым да сынатмады. «Барысы да яхшы булгач, ник киттегез соң?» – диярсез. Сәбәпләре бар инде, төп сәбәбе – пенсия! «Госуслуги»ны ачып карасам, пенсиямнең 12 мең сум булачагын белеп шаккаттым. Беләм, бик күп өлкәннәрнең пенсиясе аз. Моңа газ тармагында эшләгәндә тагын бер кат инандым, чөнки көн дә газга түләгәндә шул зарны ишетәм. Ләкин картлык көнеңдә инде өстәмә эшли алуың икеле. Дарулар алырга да туры килсә, ни эшләргә бу акчага? Бер айга бүлсәң, бер көнгә 387 сум чыга. Яхшырак пенсия чыкмасмы дип, газ җиһазларын ремонтлау һәм эксплуатацияләү буенча слесарь булып эшкә урнаштым. Мәктәптә укучылар белән эшләсәң, монда ата-аналар – газ кулланучылар белән эш итәсе. Биредә тынычрак, төннәр буе дәфтәр тикшереп, дәрескә әзерләнәсе юк. Уку елы башыннан имтихан нәтиҗәләре билгеле булганчы, ничек тапшырырлар, дип борчылырга кирәкми. Вакытны бераз булса да, үзеңә, балаларыңа, якыннарыңа бүлеп бирергә кирәк булганлыгын аңладым. Шуңа күрә беркая да китәргә җыенмыйм.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре