Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Садыйр Җаппаров белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Кыргызстан Республикасы Президенты Садыйр Жаппаров белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, моңарчы Кыргызстан хакиме белән Татарстан Республикасы Президенты Россиягә беренче рәсми визиты кысаларында быел февральдә очрашканнар иде.

«Сезгә һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга безнең республикалар арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерәсем килә», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов Садыйр Жаппаров белән очрашу барышында.

Кыргызстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы хезмәттәшлеге күп юнәлешләр буенча гамәлгә ашырыла. Татарстан предприятиеләре бүген Кыргызстанга үз продукциясен, беренче чиратта, «КАМАЗ» компаниясе җибәрә.

«Ядран» компанияләр төркеме Кыргызстан Республикасы белән инфраструктура төзелеше, файдалы казылмалар эзләү һәм чыгару, экология, телекоммуникацияләр, хәләл продукция җитештерү һәм китерү өлкәләрендә хезмәттәшлек итәргә тели.

Рөстәм Миңнеханов киләсе елда Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр, дип сөйләде. «Кыргызстаннан килгән кунакларны бәйрәм чараларында һәм шәхсән сезне күрергә шат булачакбыз», — дип мөрәҗәгать итте ул Садыйр Җаппаровка.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча ул «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли, аңа Кыргызстан вәкиле керә.

«Россиядә 20 миллион мөселман, Президентыбыз Владимир Владимирович Путин моңа бик җитди игътибар итә», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында, Кыргызстан Президенты Садыйр Җаппаров сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнеханов белән бу елның февралендә Мәскәүдә очрашуын җылы итеп искә ала.

«Кыргызстанны Россия белән хезмәттәшлек һәм стратегик партнерлыкка нигезләнгән аерым мөнәсәбәтләр бәйли. Без аларны һәрьяклап ныгытуга һәм үстерүгә омтылабыз, шул исәптән төбәкара хезмәттәшлек кысаларында да. Бу мөнәсәбәтләр контекстында Татарстан төп урыннарның берсен алып тора», — дип билгеләп үтте Садыйр Җаппаров.

Яклар бүгенге көндә булган товар әйләнеше күләме үзара потенциалга туры килми, дигән фикергә килделәр.

Кыргызстан Республикасы Президенты нефть эшкәртү заводларын, машина төзелеше объектларын реанимацияләү өлешендә Татарстан компанияләре белән хезмәттәшлек итү белән кызыксынуын, медицина җиһазларын һәм инструментларын җитештерү буенча хезмәттәшлек итәргә әзер булуын, шулай ук «Алабуга» МИЗ мисалында махсус икътисадый зоналар булдыру тәҗрибәсен өйрәнергә теләвен белдерде.

Очрашу ахырында Татарстан Республикасы (Россия Федерациясе) Хөкүмәте һәм Кыргызстан Республикасы Хөкүмәте арасында 2017 елның 15 декабрендәге Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-гуманитар хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча 2021-2023 елларга чаралар планына имза салынды.


Фикер өстәү