Рөстәм Миңнеханов Ташкентта «Чирчик» технопаркын ачуда катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәренә килде.

Программа кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Чирчик» химия-индустриаль технопаркын ачуда катнашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантана башланганчы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов белән эшлекле очрашуда булды. Гадәттәгечә, Татарстан Президенты әңгәмәне Үзбәкстан Премьер-министрына чакырулары һәм ике яклы очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт сүзләре белән башлады.

«Бу – табигатьнең уяну, яңару һәм өметләр бәйрәме», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Нәүрүз – җирдә иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе. Сезгә һәм Үзбәкстанның барлык халкына иминлек, муллык һәм бәхетле тормыш телим».

Әңгәмә барышында яклар шулай ук Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында Үзбәкстан төбәкләре һәм Татарстан Республикасы арасында икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Төп мәсьәләләр арасында Ташкент өлкәсендә «Чирчик» химик-индустриаль технопаркын төзү буенча уртак проектны гамәлгә ашыру; КАМАЗ йөк автомобильләре белән тәэмин итү, автобуслар һәм электробуслар белән тәэмин итү; «Түбән Кама шин» продукциясенең киң ассортиментын сату һәм «Татнефть» автомобильләргә ягулык салу станцияләре челтәрен киңәйтү мәсьәләләре бар иде. Рөстәм Миңнеханов Абдулла Ариповка хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер булган башка эре Татарстан компанияләре проектларын тәкъдим итте.

«Чирчик» химик-индустриаль технопаркын ачу тантанасын Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов башлады. Ул ассызыклаганча, тантана Нәүрүз бәйрәме көннәрендә уза һәм Үзбәкстан белән Россия арасындагы ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерүдә яңа этапны символлаштыра, ул Татарстан Республикасы белән кооперация үрнәге булып тора.

«Чирчик» технопаркы проекты Татарстан хезмәттәшләренең тәҗрибәсе һәм белемнәре аркасында гамәлгә ашырыла. Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиевның аерым карары белән резидентлар өчен шактый салым ташламалары һәм 3 елга кадәр таможня пошлиналарыннан азат итү каралган. Бүген технопаркта эшләү шартлары белән Россиядән генә түгел, Кытай, Һиндстан, Көньяк Корея һәм башка илләрдән килгән партнерлар да кызыксына. Технопарк һәркемгә ачык. Якындагы елларда биредә Үзбәкстан икътисады өчен мөһим булган 100дән артык төрдәге продукция җитештереләчәк», — диде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, болай диде: «Бүген без «Чирчик» химия-индустриаль технопаркын ачуда катнашабыз. Барыннан да элек, Россия Федерациясе һәм Үзбәкстан Республикасы җитәкчелегенә, шулай ук әлеге проектны гамәлгә ашыруда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәсем килә. 31,2 га мәйданда резидентлар өчен барлык кирәкле шартлар тудырылачак. Комплекслы инженер инфраструктурасы булу производстволарның тиз башланып китүен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Кече һәм урта бизнес компанияләре мәйданчык резидентлары булачак. Кимендә 2200 эш урыны булдыру планлаштырыла. Чирчик шәһәрендәге индустриаль парк – төбәк дәрәҗәсендә Россия-Үзбәкстан хезмәттәшлеген киңәйтүгә яхшы өлеш».

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов технопаркның беренче резидентлары – пластик җитештерү буенча «ВР — Пласт» ҖЧҖ, «Бионоватик» ҖЧҖ — үсемлекләрне саклау чараларын җитештерүче һәм «Табигый сәламәтлек» ҖЧҖ – биологик актив өстәмәләр җитештерүче Татарстан компанияләре, дип белдерде. Соңыннан ул барлык катнашучыларны шушы истәлекле вакыйга һәм Нәүрүз бәйрәме белән котлады, уңышлы башлангычлар теләде.

Тантанада катнашучыларга һәм кунакларга проектны гамәлгә ашыру этаплары турында видеоролик күрсәтелде һәм «Чирчик» химия индустриаль паркы мөмкинлекләрен тәкъдир итү уздырылды. Чарада катнашучылар шулай ук «Чирчик» химия индустриаль технопаркының резидент компанияләре продукциясе үрнәкләре белән таныштылар.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсендә индустриаль парк булдыру буенча әзерлек эшләре башланды. 2021 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Үзбәкстан Республикасына визиты барышында Чирчик шәһәрендә (Үзбәкстан) «Максам-Чирчик» АҖ һәм «Үзбәк аз эрүчән һәм эсселеккә чыдам металл комбинаты» АҖ кулланылмый торган корпуслары базасында индустриаль парк төзү турында карар кабул ителде. Хәзерге вакытта булачак технопарк территориясендә ике корпусны реконструкцияләү һәм индустриаль паркның бер яңа корпусын төзү эшләре бара.

2022 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Үзбәкстанга эш сәфәренә барган иде. Делегация составына «Химград» АҖ Казан технополисы һәм Чирчик химия индустриаль технопаркының 15 компаниясе вәкилләре керде. Компанияләргә индустриаль паркта урнашу, салым ташламалары һәм башка преференцияләр алу мөмкинлеге буенча бөтен кирәкле мәгълүмат бирелде.

«Чирчик» технопаркында гамәлгә ашыру планлаштырыла торган «ВР-Пласт» ҖЧҖ резидентының беренче уртак проекты гранула рәвешендә термоэластопластлар җитештерү һәм аннан – тәрәзәләр өчен ныгыткычлар һәм су сибү шланглары өчен әйберләр җитештерүгә бәйле.

Икенче проект үсемлекләрне биологик саклау чаралары (биофунгицидлар, биоинсектицидлар, биоашламалар) җитештерү буенча «Бионоватик Агро» ҖЧҖнең уртак предприятиесе.

«Табигый сәламәтлек» ҖЧҖнең өченче проекты югары эластик күп компонентлы полиуретаннан көнкүреш һәм сәламәтләндерү әйберләре җитештерү, шулай ук азык-төлек комплексларын, өстәлмәләрне һәм БАДны саклау һәм сатуга бәйле.

Тантана Ташкент шәһәре Хакимияте һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында 2022-2023 елларга хезмәттәшлекне киңәйтү буенча «юл картасы»н имзалау белән тәмамланды.

Шулай ук Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы һәм Чирчик шәһәре муниципалитеты арасында хезмәттәшлек турында меморандум, «Чирчик» химия-индустриаль паркы территориясендә «Бионоватик» ҖЧҖ һәм «Чирчик «технопаркы УК» ҖЧҖ арасында инвестицияләү турында килешүгә, «Чирчик» химия-индустриаль паркы территориясендә «ВР-Пласт» ҖЧҖ һәм «Чирчик» технопаркының ИК» ҖЧҖ арасында «Чирчик» химия-индустриаль паркы территориясендә инвестицияләү турында килешү, «Чирчик» химия-индустриаль паркы территориясендә «Табигый сәламәтлек» ҖЧҖ һәм «Чирчик» технопаркының ИК» ҖЧҖ арасында инвестицияләү турында килешү имзаланды.


Фикер өстәү