Рөстәм Миңнеханов: Татарстан киләчәктә Сурхандәрья өлкәсе һәм Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне үстерергә тели

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Сурхандәрья өлкәсе (Үзбәкстан Республикасы) Хәкиме Т.А. Боболов җитәкчелегендәге Сурхандәрья өлкәсе делегациясе белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Казан Кремлендә узды. Искәртеп узабыз, Үзбәкстан Сырхандарья өлкәсе делегациясе Казанга эш сәфәренә килде.

Казанда булу кысаларында кунаклар Бердәм презентация үзәгендә булачаклар, анда Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциалы презентациясе узачак. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында эшлекле даирәләр катнашында очрашулар, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сөйләшүләр булачак. Шулай ук югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта — ИТ-паркта, Казан федераль университетында булу күздә тотыла.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәяли. «Бу безнең дәүләтләр Президентлары — Владимир Владимирович Путин һәм Шәүкәт Мирзиевның аерым казанышы, — диде ул. — Быел Россия Федерациясе һәм Үзбәкстан Республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 30 ел тулу билгеләп үтелә. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлекнең яхшы традицияләре безнең илләр арасындагы хезмәттәшлекнең ныклы нигезенә әверелде. Бу авыр вакытларда безнең дәүләтләр нәтиҗәле сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар партнерлыкны саклап калдылар».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта үзбәк партнерлары белән багланышлар актив үсә. «Узган ел товар әйләнеше 200 млн. долларга якын тәшкил итте. Быелның беренче яртыеллыгында товар әйләнеше яхшы үсеш күрсәтте, тагын 34%ка артты», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, алга таба да товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү күләмнәрен һәм номенклатурасын арттыру буенча эш алып бару мөһим. Моның өчен кирәкле әйберләр бар. 1993 елда Татарстан белән Үзбәкстан арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Бүген яңа документны әзерләү буенча эш алып барыла. 1992 елдан Үзбәкстанда Татарстан вәкиллеге эшли. Шулай ук Үзбәкстанның Татарстанда Генераль консуллыгы да эшли.

Безнең министрлыклар, сәүдә-сәнәгать палаталары, предприятиеләр, оешмалар һәм югары уку йортлары арасында хезмәттәшлек турында берничә килешү, меморандум имзаланды һәм тормышка ашырыла. Татарстанның алдынгы компанияләре («КАМАЗ», «Татнефть», «Химград» һ.б.) линиясе буенча эш алып барыла.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Татнефть» компаниясенең Үзбәкстанда күп ягулык салу станцияләре ачылуын, шулай ук Үзбәкстанга КАМАЗ автомобильләре китерелүен искәртте. Моннан тыш, Үзбәкстанда «КАМАЗ» автоүзәге (Ташкент) һәм «КАМАЗ» җыю линиясе (Сәмәрканд) ачылды.

Ул искәрткәнчә, быел «Черчик» химия-индустриаль технопаркы – Татарстан АҖ «Химград» һәм Үзбәкстан партнерларының уртак проекты, шулай ук Казан (Идел буе) федераль университетының Җизак шәһәрендәге филиалы (2022 елның октябре) ачылды.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, республика югары уку йортларында 3335 үзбәк студенты укый.

Төбәкара хезмәттәшлекне киңәйтү турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Үзбәкстан Республикасы һәм Сурхандәрья өлкәсе белән хезмәттәшлекне алга таба үстерергә тели, дип белдерде.


Фикер өстәү