Рөстәм Миңнеханов Тыва Республикасы башлыгы Владислав Ховалыйг белән очрашты

Татарстан предприятиеләренең Тыва Республикасы кебек төбәк белән хезмәттәшлекне арттыру белән кызыксынуы зур. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тыва Республикасы башлыгы Владислав Ховалыг белән очрашуда белдерде.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Казан Кремлендәге эш кабинетында узды. Татарстан ягыннан очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты.

Яклар төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре, үзара товар әйләнешен арттыру буенча адымнар турында сөйләштеләр.

«Очрашуыбызга чын күңелдән шатмын, — диде Рөстәм Миңнеханов, кунакка мөрәҗәгать итеп. — 2016 елда мин сезнең төбәктә булу мөмкинлегенә ия булдым. Без бик күп кызыклы әйберләр күрдек. Сез традицияләрне һәм мәдәниятне саклыйсыз».

Очрашу барышында ассызыкланганча, Тыва, Татарстан кебек үк, – күп милләтле төбәк.

«Безнең предприятиеләр сезнең регион белән хезмәттәшлекне арттыру белән кызыксына, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Төбәкара товар әйләнеше әлегә зур түгел».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан машина төзелеше, шул исәптән «КАМАЗ» йөк автомобильләре һәм аларга запчастьләр китерү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә, энергетика, төзелеш һәм инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруда үзара хезмәттәшлек итәргә, нефть химиясе һәм шин продукциясе, газ турбинасы двигательләре, сәнәгать һәм суыткыч җиһазлары, башка продукция белән тәэмин итәргә әзер.

«Без үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер. Бергәләп без төбәкләребезнең үзара файдалы хезмәттәшлеген ныгыта алырбыз дип ышанам», — дип белдерде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Тыва Республикасы башлыгы Владислав Ховалыйга Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

Искәртеп узабыз, Тыва Республикасы Башлыгы Казанда эшлекле сәфәрдә. Татарстанда булу кысаларында Владислав Ховалыг бердәм презентация үзәгендә булды, анда ул Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалы белән танышты, ТР Икътисад министрлыгында һәм ТР Төзелеш министрлыгында берничә очрашу үткәрде, «Казан» агросәнәгать паркы эшчәнлеген өйрәнде.

Бүген үк Тыва Республикасы Хөкүмәте белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында икътисадый, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Тыва Республикасы башлыгы Владислав Ховалыг һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Моннан тыш, Владислав Ховалаг Мактаулы кунаклар китабында язу калдырды.


Фикер өстәү