Йомырка кабыгын ташлама

* Чәйнек яки термос эчен көзге кебек ялтыратып кую серен беләсезме? Йомырка кабыгын, җылы су белән чайкаткач, савытка салыгыз һәм яртылаш су тутырыгыз. Әйбәтләп селкегез дә төнгә калдырыгыз. Иртән аның чип-чиста булып калуын күрәчәксез! Гомумән, ак төстәге йомырка кабыгы агарту үзлегенә ия.

* Йомырка кабыгын порошок хәленә килгәнче төеп, тукыма капчыкка тутырыгыз, авызын бәйләгез. Ак киемне юганда, капчыкны машина барабанына салыгыз. Керне агартачак ул!

* Йомырка кабыгын төеп, суга салыгыз һәм бер тәүлек тотыгыз. Төнәтмәне бүлмә гөлләренә сибегез. Кабыктагы файдалы матдәләр  – бик әйбәт ашлама.


Фикер өстәү