Быел эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен 1,2 млрд сум акча бүлеп бирелгән

 Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек тармагында 658 мең кеше исәпләнә. Бу республиканың эшкә сәләтле халкының өчтән берен тәшкил итә. Әлеге саннарны Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов китерде. Министр 2021 елда республика эшмәкәрләренә күрсәтеләчәк ярдәм чаралары турында сөйләде.

Быел эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен 1,2 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Башкача да булышалар. Мисал өчен, июнь аеннан сәнәгать паркларын үстерү буенча ярдәм чаралары башланып китәчәк. Хәзерге вакытта республикада 105 сәнәгать паркы исәпләнә. Аларда 1526 резидент-компания эшчәнлек алып бара, 34,5 мең эш урыны булдырылган. Быелга Татарстан икътисады өчен сәнәгать паркларындагы резидентлар санын арттыру өстенлекле бурычларның берсе булып тора.

– Пандемия елы белән чагыштырганда, үсеш күзәтелә. Паркларга ихтыяҗ зур. Әмма шул ук вакытта 70 процентка да тулмаган мәйданчыкларыбыз бар, – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Сәнәгать парклары резидентлары өчен кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү, сәнәгать паркы инфраструктурасы үсеше өчен 30 миллионга кадәр займнар бирү, ташламалар тәкъдим итү, электр энергиясе өчен чыгымнарның бер өлешен субсидияләү кебек ярдәм чаралары гамәлгә кертеләчәк. Алардан июнь аеннан башлап файдаланырга мөмкин.

Моннан тыш, Икътисад министрлыгы тарафыннан сәнәгать парклары резидентлары өчен салымга бәйле кайбер үзгәрешләр кертелгән иде. Эшмәкәрләр транспорт салымы, оешма милеге өчен салымнан азат ителде, гадиләштерелгән салым салу системасы буенча ставкалар киметелде. Тәкъдим ителгән әлеге ярдәм чараларыннан файдалану өчен, эшмәкәрләргә министрлык белән сәнәгать паркында эшчәнлек алып бару турында килешү төзергә кирәклеген искәрттеләр.

Моның да кайбер үзенчәлекләре бар. Мәсәлән, резидент үз эшчәнлеген республика территориясендә алып барырга, бюджетка салым түләргә, гариза тапшыру вакытында кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты булып саналырга тиеш. Эшчәнлек алып барыла торган сәнәгать паркының исә Казан һәм Чаллыдан кала башка районнарда урнашуы, теркәлү узуы, сәнәгать паркының тулылыгы 70 проценттан артмавы шарт булып тора.

– Без тәкъдим иткән ташламалар Икътисад министрлыгы һәм эшмәкәр арасында килешү әзер булуга гамәлгә ашырылачак. Ярдәмне Казан һәм Чаллы шәһәрләрендәге сәнәгать парклары белән башкаларындагы өстенлекләрне тигезләү өчен кулланабыз. Безнең бурыч – сәнәгать парклары территорияләрендә эшчәнлек алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру һәм эшкуарларга үсеш өчен яңа дәрәҗәгә чыгарга ярдәм итү, республиканың иң ерак районнарында көндәшлеккә сәләтлелекне арттыру, – дип аңлатты Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Шунысын да әйтергә кирәк: узган елгы пандемия онлайн сәүдә үсешенә шактый этәргеч бирде. Эшмәкәрләр дә онлайн киштәләргә күбрәк якынайды.  Хәзерге вакытта электрон сәүдә мәйданчыкларында 8 меңләп эшмәкәр теркәлгән. «Без республика эшмәкәрләре өчен үз товарларын интернет-киңлекләрдә урнаштыру һәм сату мәсьәләләре буенча укытулар оештырабыз. Алар үз сатып алучыларын республикадан читтә дә таба», – диде министр. Шулай да электрон киңлекләрнең мөмкинлекләре зур дип, теләсә нәрсә куеп булмый. Электрон сәүдә мәйданчыгы шартларына туры килергә кирәк. Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, министрлык хәзер бу юнәлештә аңлату эшләре алып бара.


Фикер өстәү