Татарстанда «Алабуга» МИЗ базасында авиация кластеры булдырылачак

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эшлекле очрашу уздырдылар. Яклар төбәктә сәнәгать инфраструктурасы һәм авиатөзелеш үсеше турында фикер алыштылар.

Денис Мантуров республиканың сәнәгать җитештерүе индексының тотрыклы күрсәткечләрен билгеләп үтте. Әйтик, 2021 елның гыйнвар-декабрь айларында, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, Татарстанның сәнәгать җитештерүе индексы 108,5% тәшкил иткән.

Очрашуның төп темасы – төбәкнең сәнәгать инфраструктурасын үстерү. Денис Мантуров билгеләп үткәнчә, Үзбәкстанга эш сәфәре барышында «Химград» технополисы Россия индустриаль паркы идарәче компаниясе катнашында CHIRCHIQ индустриаль паркында булды. Ул, объектны төзү нигезенә «Химград» командасының зур тәҗрибәсе һәм компетенциясе салынган, ул Татарстан һәм тулаем Россия химия тармагы үсешенә зур өлеш керткән, диде. Хәзер индустриаль паркы белән Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән потенциаль резидентлар кызыксыналар.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасында «Алабуга» МИЗ базасында индустриаль парк үсеше мәсьәләсе дә күтәрелде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, төбәк тарафыннан композитлар, автокомпонентлар, полимерлар, тутыкмый торган корыч һәм кайнар прессланган торбалар, меланин өлкәсендә импортны алыштыру проектларын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, 2021 елның ноябрендә «Алабуга»да UMATEX компаниясенең углеҗепселләр өчен чимал җитештерү буенча уникаль заводы (ПАН-прекурсор) ачылды, аның продукциясе МС-21 авиалайнеры җитештерүдә кулланыла. Проект «Алабуга» МИЗның сәнәгать инфраструктурасын булдыру буенча Татарстан Республикасының чыгымнарын финанслау нәтиҗәсендә, индустриаль парклар һәм технопарклар инфраструктурасын булдыруга киткән чыгымнарны каплауга субсидияләр рәвешендә ярдәм итү буенча федераль чара кысаларында гамәлгә ашырылды (РФ Хөкүмәтенең 1119 нчы карары).

Шулай ук мехатроника, химия һәм автоматлаштырылган идарә системалары өлкәсендә елына 5 мең белгеч әзерләү проекты да эшләнә.

«Татарстан Республикасы иң алга киткән сәнәгать инфраструктурасы булган төбәкләр исәбенә керә. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән оештырылган «Алабуга» МИЗдагы индустриаль парк резидентларга тулысынча әзер җитештерү мәйданнарын тәкъдим итә, бу исә җитештерүне урнаштыру вакытын 2-3 тапкыр кыскартырга мөмкинлек бирә. Без бу проектны, 1119 нчы карарга үзгәрешләрне исәпкә алып, дәвам итәчәкбез, алар нигезендә төбәкләр чыгымнарын каплау срогын 10 елга кадәр озайтырга хокуклы», — дип ышандырды Денис Мантуров.

«Әлеге проектларны гамәлгә ашыру 2026 елга субъектның инвестицияләрен җәлеп итүгә ‒ 67 млрд. сумга, ә шәхси инвестицияләргә 250 млрд. сумга җитәргә мөмкинлек бирәчәк. Безнең исәпләүләр буенча, резидентларның Кереме 220 млрд. сум тәшкил итәргә мөмкин. Шулай ук проект 15 меңгә якын эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елдан 2022 елга кадәр Татарстан Республикасына «Алабуга» индустриаль паркы инфраструктурасын булдыруга 8,7 млрд. сум күләмендә субсидия бирелгән иде. Шулай ук бу максатларга агымдагы ел ахырына кадәр тагын 660 млн. сум бүлеп бирү планлаштырыла.

Республиканың индустриаль паркларында авиация компонентлары җитештерүне урнаштыру мәсьәләсе дә мөһим булды.

«Без импортны алыштыру планнарын гамәлгә ашыру кысаларында авиация кластеры булдыру мәсьәләсен карыйбыз. «Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе» механик эшкәртү үзәге проекты якорьле резидент булырга мөмкин. Бу проектны гамәлгә ашыру авиация тармагы өчен чит ил комплектларын алмаштырырга мөмкинлек бирәчәк», — дип тәкъдим итте Рөстәм Миңнеханов.

«Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Ростех» корпорациясе тарафыннан кооперациянең бөтен чылбыры буенча авиация техникасын җитештерүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән инвестпроектлар комплексын әзерләү буенча эш оештырылды. Без бу комплекс составында сезнең проектка ярдәм итәргә әзер», — дип шәрехләде Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы.

Моннан тыш, Министр авиация компонентларын җитештерү өчен индустриаль парк булдырган очракта, Татарстан Республикасы индустриаль парклар һәм технопарклар инфраструктурасын булдыруга киткән чыгымнарны каплау механизмы кысаларында кире кайтарылырга мөмкин, дип билгеләп үтте.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Денис Мантуровка Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ягыннан Татарстанга ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

 


Фикер өстәү