Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисади зонасы күзәтүчеләр советы утырышында катнашты

2019 елда «Алабуга» махсус икътисади зонасы тагын бер кабат үзебезнең махсус икътисадый зоналарыбыз арасында алдынгылыгын раслады. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышында хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә режимында узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә махсус зонада 33 эшләп килүче җитештерү урнашкан, 7 меңнән артык эш урыны булдырылган. Шәхси инвестицияләр күләме 140 млрд. сум тәшкил итә. «Дөньядагы катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә һәм кайбер чикләүләргә карамастан, без махсус зонаны алга таба үстерү буенча эшне дәвам итәбез», — дип ассызыклады ТР Президенты.

Утырыш барышында Күзәтүчеләр советы шәхси инвестицияләрнең гомуми күләме 7,6 млрд. сумнан артык булган ике яңа инвестицион проектны хуплады.

«Аурус» Россия премиаль автомобильләрен җитештерү проектын «Аурус» ҖЧҖ генераль директоры Гадел Ширинов һәм «Тавазун» фондының идарәче директоры Әл Җәббари тәкъдир итте. Исегезгә төшерәбез, «Тавазун» фонды стратегик инвестицион партнер буларак эш итә.

«Без бу проектны инвесторлар буларак кына башлап җибәрмәдек. Без ышанабыз, озак вакытка исәпләнгән киләчәктә без зур бер проектның бер өлеше булырга ниятлибез. «Алабуга»да корылган инфраструктура һәм проектны эшләүче команда киләчәктә махсус зонага автомобиль индустриясе үзәге булырга мөмкинлек бирәчәгенә ышанабыз», — дип билгеләп үтте Әл Җәббари әфәнде.

Автомобильләр җыю «Синергия 2″ индустриаль паркының әзер җитештерү мәйданчыкларында башкарылачак. Проектка шәхси инвестицияләрнең гомуми күләме 6,6 млрд. сум тәшкил итәчәк. «Тавазун» Гарәпстан фондының проектка инвестицияләре – 110 млн евро.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Аурус» проекты ил өчен бик мөһим һәм Россия Президенты контролендә тора. «Татарстан өчен бу – Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән инвестицияләрне җәлеп итүче беренче проект. Бу инвестицияләрнең «Алабуга» махсус икътисади зонасында җитештерү булдыруга юнәлтелүе аеруча куанычлы. Ышанам ки, әлеге проектны гамәлгә ашыру Россия белән БГӘне тагын да якынайтырга ярдәм итәчәк», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда «Аурус» проектын гамәлгә ашыру безнең, «Соллерс Форд» белән «Алабуга» МИЗның уңышлы эше нәтиҗәсендә мөмкин булды. Махсус зона «Синергия 2» индустриаль паркында әзер җитештерү мәйданнарын гына биреп калмыйча, өстәмә инфраструктура да булдыра.

Аннары Күзәтүчеләр советы елына 350 мең берәмлек күләмендә суыткычлар җитештерү проектын карады. Проектның инициаторы – Кытайның «Midea» көнкүреш техникасы җитештерүче, һәм аларның Россия партнеры – «Континент җитештерү хәл ителешләре» ҖЧҖ. Инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд. сум тәшкил итәчәк, 276 эш урыны булдырылачак. Компания үзенең җитештерү куәтләрен 24 мең квадрат метрдан артык мәйданда «Синергия 2» индустриаль паркында урнаштырачак.

«Midea» вице-президенты Зел Цзян сүзләренә караганда, Россия базары «Midea Group» компаниясе өчен мөһим. «Алабуга» МИЗда туплау безнең өчен озак вакытка исәпләнгән перспективада мөһим, шуңа күрә без проектны уңышлы гамәлгә ашырыр дип өметләнәбез», — дип ассызыклады Зел әфәнде.

Утырыш кысаларында «Алабуга «СҖТ МИЗ» АҖ, «Континент җитештерү хәл ителешләре» ҖЧҖ һәм «Мидея Электрик Трэйдинг ЛТД» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында өч яклы меморандум имзаланды.

«Кытай партнерлары белән хезмәттәшлек итү буенча бездә зур тәҗрибә тупланды, һәм мин ышанам ки, «Алабуга» МИЗның яңа резиденты бу исемлекне тулыландырачак. Без сезгә зур өметләр баглыйбыз, әмма микроэлектроника үсеше өчен тагын да адымнар кирәк», — дип өстәде Татарстан Республикасы Президенты.

Шулай ук Күзәтүчеләр советы гамәлдәге резидент – «СТ-Алабуга» ҖЧҖ проектын киңәйтүне раслады. Компания «Алабуга» МИЗда уңышлы эшли, автобуслар, махсус техника һәм йөк транспорты җитештерә. Киңәйтү кысаларында изотермик фургоннар өчен елына 4,5 мең берәмлек техника күләмендә су сибү панельләре чыгару планлаштырыла. «СТ-Алабуга» ҖЧҖ «Синергия 2» индустриаль паркында МИЗның әзер мәйданчыкларында яңа җитештерү урнаштырачак. Яңа җитештерүгә инвестицияләрнең гомуми күләме 247 млн. сум тәшкил итәчәк, 144 эш урыны булдырылачак.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Күзәтчеләр советы утырышы нәтиҗәләре буенча 2020 елның июнендә файдалануга тапшырылган «Синергия 2» индустриаль паркы мәйданын (76 мең квадрат метрдан артык) арендага тапшырганнар. Парк территориясендә «Аконит-Урал» эшли инде (елына 720 мең данә конвейер роликлар җитештерү проекты; инвестицияләр күләме – 657,46 млн сум) һәм яңартылган STEM-үзәк урнашачак.

«Һичшиксез, «А» класслы, «Синергия» индустриаль паркы кебек җитештерү биналарына ихтыяҗ зур. Шуңа күрә без өстәмә корпуслар төзүгә керештек инде», — дип билгеләп үтте «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев.


Фикер өстәү