«Әпипә» беренче татар мюзиклы иртәгәдән зур прокатка чыга

12 ноябрьдән киң прокатка беренче татар мюзиклы «Әпипә» чыга. Озак көтелгән премьерны Татарстан, Башкортстан, Симферополь һәм Чиләбе өлкәсе кинотеатрларында карарга мөмкин булачак.

Мюзикл кинотеатрларда татар телендә русча субтитрлар белән барачак. Хәзерге вакытта картинаны ай дәвамында көн саен күрсәтү турында карар кабул ителде. Әгәр фильм тамашачыларда уңыш казанса, прокат озайтылачак.

Исегезгә төшерәбез, режиссер Илшат Рәхимбайның «Әпипә» татар комедиясенең рәсми премьерасы Казанда 31 августта «Татарстан киносы көннәре» кысаларында узды. Картина шулай ук Санкт-Петербургта һәм Новосибирскида тәкъдим ителде. Тамашачылар татар телендәге музыкаль комедияне сокланып каршы алды. «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр иткәнчә, коммерция кинотеатрлары вәкилләре өчен «Әпипә» фильмының махсус премьера күрсәтүе оештырылган. Премьерадан соң уңай бәяләмәләр әйтелде, шуннан соң, коммерция кинотеатрлары җитәкчелегенең картинаны үз мәйданчыкларында да күрсәтү карары билгеле булды.


Фикер өстәү