Бюджет салымнар һәм финанслар комитеты утырышында Хөкүмәт хисабы каралды

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды, анда депутатлар республика Хөкүмәтенең 2023 елдагы эшчәнлеге турындагы хисабын карадылар, шулай ук берничә федераль закон проектын тикшерделәр. Моннан тыш, парламентарийлар комитетның алтынчы чакырылыш чорындагы эше турында хисапны расладылар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисапны профильле комитет утырышында республика икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин һәм финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов тәкъдим иттеләр.

Олег Пелевин әйтүенчә, 2023 елда тулаем төбәк продукты күләме 4 трлн 320 млрд сум тәшкил иткән, яки 2022 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 103,6%. Сәнәгать җитештерүе индексы 2022 ел дәрәҗәсенә карата 3,3% ка арткан. Федераль һәм республика ташламалы кредитлар, заемнар һәм субсидияләр рәвешендәге ярдәм чаралары кысаларында республиканың система булдыручы оешмаларына 75,1 млрд сум күләмендә, кече һәм урта бизнес предприятиеләренә 87,3 млрд сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтелгән.
2024 елга беренчел бурычлар арасында икътисад министр урынбасары икътисадның барлык өлкәләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген, финанс ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру, яңа производстволар ачу, заманча цифрлы технологияләр өлкәсендә салым ташламалар бирү һәм саклау, республиканың инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен шартлар тудыруны атады.

Марат Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, 2023 елда Татарстан бюджетына 407,2 млрд сумлык салым һәм салым булмаган керемнәр мобилизацияләнгән, бу 2022 ел күрсәткечләреннән 40,6 млрд сумга күбрәк. Федераль бюджеттан һәм башка чыганаклардан республикага 79,7 млрд сум җәлеп ителгән.

Республика бюджеты чыгымнары 510,2 млрд сум тәшкил иткән. Шул исәптән мәгарифкә 100,6 млрд сум, социаль сәясәт чараларын гамәлгә ашыруга 58,7 млрд сум, сәламәтлек саклауга 50,8 млрд сум, юл хуҗалыгына 95,9 млрд сум, авыл хуҗалыгына 16,8 млрд сум һәм мәдәнияткә 24,4 млрд сум юнәлтелгән.
Ел дәвамында республиканың дәүләт бурычын исәпкә алу, рәсмиләштерү, вакытында түләү һәм хезмәт күрсәтү мәсьәләләре белән бәйле чаралар комплексы үткәрелгән. 2023 елда Татарстан Республикасы дәүләт бурычының гомуми күләме 125,7 млрд сум тәшкил иткән. Бер ел эчендә 7,9 млрд сумлык кредитлар буенча бурычлар исәптән чыгарылган.

Комитет әгъзалары мәгълүматны игътибарга алдылар һәм Дәүләт Советы Президиумына 2023 елда ТР Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисапны парламентның чираттагы утырышы көн тәртибенә кертергә тәкъдим иттеләр.


Фикер өстәү