Киләсе 2023 елга Татарстан бюджеты кабул ителде

2023 елга һәм 2024-2025 елларга планлаштырылган чорга республика бюджеты турында закон проекты икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Бу хакта «Татар-информ» яза.

20 октябрьдә беренче укылыштан соң, икенче укылышка 701 төзәтмә кертелгән, Министрлар Кабинетыннан — 660 төзәтмә, Дәүләт Советы депутатларыннан — 24 төзәтмә, Бюджет, салымнар һәм финанс комитетыннан — 17 төзәтмә. Төзәтмәләр, нигездә, өстәмә финанс чараларын кертүне исәпкә алып, бюджетны тәгаенләүгә юнәлдерелгән. Бер өлешенә республика бюджетыннан кушылып финанслау кирәк.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин әйтүенчә, 2023 елда федераль акчалар күләме 9,9 млрд сумга артып, 61,8 млрд сум булачак. Татарстан ягыннан проектларны кушылып финанслауга килгәндә, республика бюджетыннан аерым юнәлешләр буенча акчалар бүлеп бирү каралган. 2023 елда бу максатларга республика бюджетында 1,9 млрд сум акча салынган.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитетыннан 17 төзәтмә килгән. «Депутатлардан килгән төзәтмәләрне өйрәндек. Татарстанга ике юнәлеш буенча өстәмә 160,5 млн сум күләмендә федераль финанс чараларын исәпкә алырга кирәк, шул исәптән аерым категория гражданнарга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтүгә субсидияләр һәм авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә субсидияләр. Республикадан да кушылып финанслау булсын өчен, 94,96 млн сум акча кертүне тәкъдим итәбез», — диде Якунин.

Төзәтмәләрне карау нәтиҗәләре буенча, бюджет турында закон проектының төп параметрлары түбәндәгеләр: 2023 елда керемнәр — 343 млрд 773,2 млн сум, чыгымнар — 370 млрд 920,7 млн сум, дефицит — 27,1 млрд сум.

2024 елда керемнәр 367 млрд сум 284,6 млн сум, чыгымнар 394 млрд 514,3 млн сум, дефицит 27,2 млрд сум тәшкил итәчәк. 2025 елда керемнәр — 366 млрд сум 851,4 млн сум, чыгымнар — 394 млрд 237,4 млн сум, дефицит — 27,4 млрд сум.

Якын арада закон проекты имзалауга Татарстан Президентына җибәреләчәк.

 


Фикер өстәү