Россиядә мобиль интернетның акрынрак эшли башлавын әйткәннәр

Россиянең кайбер “миллионер” шәһәрләрендә мобиль интернет өчен ешлыклар җитми башлаган. Шул сәбәпле аның тизлеге кими. Бу хакта “Известия” белгечләр һәм операторлар сүзләренә таянып яза.

Белгечләр мобиль интернет өчен ешлыклар җитмәүне Россиягә мобиль челтәр өчен җиһазлар кертүнең туктатылуы белән аңлатканнар. Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында, чыннан да, халык саны миллион кешегә җиткән шәһәрләрдә шундый хәлнең килеп чыгуын таныганнар.

“Кәрәзле элемтә операторларына 5G ешлыгын бирү килеп туган хәлдән чыгу мөмкинлеге бирәчәк. Әмма моның өчен әлегә үзебездә эшләнгән җиһазлар юк”, – дип аңлаткан МТС операторы вәкиле.


Фикер өстәү