Җитди карарлар кабул иткәндә, халык фикеренә колак салырга кирәк. Узган ел Татарстан Президенты министрлыклар алдына әнә шундый бурыч куйган иде. Ягъни ведомстволар киләсе елга максатлар билгеләгәндә халык сайлап алган җиде өстенлекле бурычка зур игътибар бирергә тиеш булды.
– Узган ел әлеге пилот проект халыкта да, җәмгыятьтә дә зур кызыксыну уятты. Гомумән алганда, аеруча мөһим бурычларны сайлауда 22 мең кеше катнашты. Ә мәгариф һәм фән өлкәсе буенча 5 мең кеше тавыш бирде, – ди Виктор Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университеты ректоры, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Асия Тимирясова.
Аның сүзләренә караганда, проектның төп максаты – халыкның министрлык алдына үзләрен аеруча нык борчыган проблемаларны күтәреп, бурычлар кую.
– Хәзерге вакытта безнең Мәгариф һәм фән министрлыгы 16 бурыч сайлап алды. Шуның иң күп тавыш җыйган җидесе документ белән расланачак һәм киләсе елда тормышка ашырылачак. Мин – Иҗтимагый палата әгъзасы булудан тыш, ике баламның әнисе дә әле. Һәм әлеге бурычларның чыннан да актуаль булуын күрәм, – диде ул.
Асия Тимирясова аңлатуынча, моның өчен узган ел халык белән аеруча тыгыз элемтәдә эшләгән дүрт министрлык – Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән, Сәламәтлек саклау һәм Мәдәният министрлыгы сайлап алынган. Быел исә дүрт министрлыкка тагын ике – Яшьләр һәм Спорт министрлыклары да кушылган.
Әлеге ведомстволар киләсе елга өстенлекле бурыч-максатлар билгеләгәндә халык фикерен тыңлап кына калмыйча, эшләгән эшләре өчен хисап та тотарга тиеш була.
Татарстан Иҗтимагый палатасы әзерләгән тәкъдимнәр, министрлык экспертлары белән фикер алышулардан соң, халык хөкеменә тәкъдим ителде. Алар 29 ноябрьгә кадәр үзләре өчен мөһим дип санаган бурыч-максатларга тавышны Татарстан дәүләт хезмәтләре порталына кереп бирә ала. Моның өчен “Опросы жителей” – https://open.tatarstan.ru/polls бүлегенә керергә кирәк. Алай гына да түгел, халык үз вариантларын да тәкъдим итә ала. Әлеге сораштыруны шулай ук “Татарстан хезмәтләре” мобиль кушымтасында да табарга мөмкин.
Иң күп тавыш җыйган тәкъдимнәр декабрьдә иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында каралачак. Нәтиҗәдә, 2020 елга биштән алып җидегә кадәр өстенлекле бурычлар билгеләнеләчәк. Аларның үтәлешен дә халык контрольдә тотачак. Ә быел куелган бурычларның ни дәрәҗәдә үтәлешен http://publictasks.tatarstan.ru порталында һәм әлеге проектта катнашкан министрлыклар сайтында “Публичное формирование целей и задач” дигән бүлектә таныша аласыз.
Максат сан белән шаккатыру түгел
– Узган ел ук өстенлекле проектларны билгеләүдә халык та катнашсын иде дигән фикер белән чыктык, – ди Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов.
Башта онкология, кардиология, балалар табиблары һәм башка тармакларда хезмәт куючы белгечләр сәламәтлек саклау өлкәсендә аеруча мөһим саналган 20 юнәлешне билгели. Аннары экспертлар Иҗтимагый оешма вәкилләре алдында чыгыш ясый. Халык фикерен дә белү өчен, ул юнәлешләр дәүләт хезмәте порталына эленә. 6 мең ярым кеше әлеге тавыш бирүдә катнаша. Тавыш бирү тәмамлангач, җиде юнәлеш сайлап алына.
– Бер ел эчендә аларның ничек тормышка ашырылуын күзәттек һәм әйбәт кенә нәтиҗәләрне күрдек, – ди Иҗтимагый совет рәисе. – Киләсе елга да шундый тавыш бирүгә күчтек.
Экспертлар янә 20 юнәлешне билгеләгән. Сәламәтлек саклау оешмаларында чиратларны бетерү максатыннан электрон язылып килүне 70 процентка җиткермәкчеләр. Профилактика өчен үткәрелүче диспансеризация тикшеренүләре дә күбрәк кешене җәлеп итәргә тиеш. Квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү – өстенлекле юнәлешләрнең чираттагысы. Ашыгыч ярдәм 20 минут эчендә яки алданрак килеп җитәргә тиеш. Яман шеш, кан тамырлары системасы чирләреннән үлем-китемнәрне киметү мәсьәләсе дә күтәрелә. Авыл халкына “мобиль поликлиника” белгечләре, урынга барып, медицина тикшерүе үткәрә башлады.
Чыңгыз Мәхмүтов әйтүенчә, өстенлекле проектларны тагын да күбрәк билгеләргә мөмкин иде, тик максат сан белән шаккатыру түгел, эшли алырлык бурычларны күтәрү.
– Дәүләт оешмаларында ультратавыш диагностикасы тикшеренүе үтү өчен озак көтәргә кирәк, шуны хәл итегез, дип сораучылар байтак булды. Аның буенча аерым эш алып барылды, – ди ул. – Көтү вакыты, ашыгыч ярдәм кирәк булмаган очракта, 14 көн итеп белгеләнде. Тикшеренүне вакытында оештыру өчен өстәмә УЗИ аппаратлары алырга кирәк иде. Аның өчен бюджеттан акча бүлеп бирелде һәм шуннан соң республика буенча оешмаларга 40 аппарат кайтарылды. Мин тавыш бирүләрне район күләмендә оештыру яклы. Халык үз районында нинди ихтыяҗ булуын әйтсә, кимчелекләрне, җитешмәгән якларны төзәтү җиңеләер иде, – ди Чыңгыз Мәхмүтов. – Аларның һәркайсы урындагы җирле проблемаларны күтәрә бит. Гомуми зарларны ишетәбез, монда төгәл фактлар белән аңлатып бирерләр иде.
– Районнарда гына түгел, шәһәр поликлиникаларында да эшләргә белгечләр җитми. Хәл итәсе өстенлекле юнәлеш дип шуны саныйм, – ди Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының I чакырылыш депутаты Луиза Гареева. – Медицина университетларын тәмамлаган яшьләр дәүләт оешмаларына эшкә бармый, шәхси клиникаларга китә. Моның сәбәбен ачыклый башлагач, дәүләт оешмасында эшләргә уңайсыз, җиһазлар иске яки бөтенләй юк, хезмәт хакы аз һәм башка сәбәпләрне әйтәләр. Поликлиника җитәкчеләре эшкә урнашучылар һәм эштән китүчеләр белән сөйләшү алып барсын һәм ике очракта да сәбәпләрен белешсен иде. Болар – Россия күләмендәге проблемалар һәм алар Татарстанда беренчеләрдән булып хәл ителер дип уйлыйм. Республика уку йортлары бик күп белгечләр әзерләп чыгара бит. Ул белгечләрне дәүләт оешмасына эшкә тартырга кирәк.
Эксперт фикеренчә, тавыш бирүдә катнашучы халык та дәүләт оешмасына кадрларны җәлеп итү, күбрәк җиһазлар кайтарту мәсьәләсен өстенлекле бурыч, дип санаячак.
Оясында ни күрсә…
Мәгариф һәм фән министрлыгы үз алдына балалар бакчаларын төзекләндерү, олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә катнашучы укучылар санын арттыру, мәктәпләргә яшь укытучыларны кайтару, мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итү кебек мөһим бурычлар куя.
Тәрбия мәсьәләсенә килеп җиткәч, “оясында ни күрсә, очканда шул булыр” дигән гыйбарәгә мөрәҗәгать итмичә булмый. Шуңамы, Мәгариф һәм фән министрлыгының 2020 елга караган өстенлекле бурычлары арасында мәктәпкәчә белем бирү һәм балалар иҗтимагый берләшмәләренең эшчәнлеген киңәйтүгә юнәлгәннәре күбрәк. Бала түгәрәкләр, иҗади берләшмәләр аша үзендә яшеренгән сәләтләрен ача, шулай итеп яшь вакыттан ук киләчәген сайлый. Белгечләр бу мәсьәләләрнең, ниһаять, дәүләт күләмендә күтәрелүенә рәхмәтле.
Казанның Совет районы “Азино” балалар иҗаты үзәге” директоры Фәридә Сөнгатуллина әйтүенчә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары өчен программалар эшләнсә, матди ярдәм күрсәтелсә дә, өстәмә белем бирү өлкәсенә моңа кадәр тиешле игътибар бирелмәгән. Шул ук техник җиһазлар белән тәэмин итүдә дә һәрвакыт мәктәп-бакчалар ота торган булган. Өстәмә белем бирү оешмаларына капиталь ремонт ясау, яңадан төзү, техник база белән тәэмин итү мәсьәләләре гел читтә кала биргән.
– Быел бу сорауларны яңадан күтәрдем. Миңа: “Әлеге оешмаларның ихтыяҗлары турында мәгълүматлар юк”, – диделәр. Анализ булмагач, аларны министрлыклар да хәл итә алмый. Шуңа да өстенлекле бурычлар исемлегенә өстәмә белем бирү биналарына 100 процент анализ ясау бурычы да кертелде. Бу исә киләчәктә тиешле программа төзергә ярдәм итәчәк, – диде Фәридә Сөнгатуллина. – Өстәмә белем бирү оешмалары күп димәс идем, аларның күпчелегенең үз бинасы да юк. Зур районнарда гына соңгы елларда менә дигән биналар төзелде. Түгәрәк, иҗади берләшмәләргә балаларын бирергә теләүче ата-аналар да әлеге бурычның мөһим икәнен аңласын иде.
Шулай ук балаларны социаль проектларга һәм эшчәнлеккә җәлеп итүне дә җайга салып җибәрергә кирәк. Фәридә Сөнгатуллина әйтүенчә, моның өчен балалар иҗтимагый берләшмәләре бар. Алар белән мәктәпләрдә педагог-оештыручылар, шулай ук өстәмә белем бирү методистлары да шөгыльләнә.
– Күп кенә балалар түгәрәкләргә аларның түләүле булуы аркасында йөри алмый. Ә иҗтимагый берләшмәләр аркылы балалар үзләрен төрле яктан ача ала. Бу исә аның киләчәгенә дә йогынты ясамый калмый. Үсмерлектә алган тәҗрибәне ул студент булгач та, башка өлкәдә дә куллана, – диде белгеч. Хәзерге вакытта проектлар һәм социаль эшчәнлеккә җәлеп ителгән балаларның саны 80 процентны тәшкил итә. Балалар иҗтимагый берләшмәләре аша бу күрсәткечне 3 процентка арттыру күздә тотыла.
Мәдәнияте нинди – халкы шундый
Мәдәният министрлыгы 20 бурыч тәкъдим итә. Алар арасында иҗат белән даими рәвештә шөгыльләнүче кешеләр санын арттыру, мәдәният йортларын һәм авыл клубларын төзекләндерү, китапханә фондындагы электрон документларны карау мөмкинлеген арттыру, мәктәпләрдә рәсем дәресләрен рәссамнар белән уздыру кебек бурычлар бар.
Белгечләр Мәдәният министрлыгы эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләр хакында ни уйлый соң?
Татар китабы йорты җитәкчесе, шагыйрә Луиза Шарова иң әүвәл үсеп килүче буынга татар мәдәниятенең чын мәгънәсендә дөнья дәрәҗәсендәге феномен икәнлеген аңлатырга кирәк дигән фикердә:
– Мин Казанны һәм Татарстанны милли эчтәлекле реаль һәм виртуаль стендлар, экраннар, маршрутизаторлар, гидлар белән уратып алынган, туристлар өчен бик кызыклы булган, мәдәни феномены белән җәлеп итеп торган шәһәр буларак күзаллыйм. Республика шәһәр-районнарын да – нәкъ шулай. Безгә мәдәниятебез, әдәбиятыбыз турында сөйләргә кирәк. Иң беренче чиратта, үз халкыбызга. Үсеп килүче буынга. Шуның белән беррәттән, һәр кунакка, туристка да. Без – мескеннәр, “икенче сортлы” халык түгел! Һәрбер бала әнә шундый иман белән үсәргә тиеш. Милли тарихны, шәхесләрне, алар калдырган ядкәрләрне берәмтекләп өйрәнергә, белергә тиешбез. Шул чакта гына нәрсә белән горурланырга мөмкин дә, нинди ялгышларны кабатламаска була икәненә төшенәсең. Документларны, архивларны цифрлаштыру һәм киң кулланылышка чыгару виртуаль мәйдан – бердәм әдәби-мәдәни портал аша эшләнә алыр иде. Моның өчен, әлбәттә, фәнни һәм техник база, махсус тупланган тулы бер команда эшчәнлеге, ресурслар кирәк. Әмма бу эшләнсә, без үзебезне аз гына булса да затлырак тоя алыр, яратырга һәм ихтирам итәргә өйрәнер идек. Мин киләчәктә үсешне нәкъ менә мәдәниятне, әдәбиятны игътибар үзәгенә алып, милли-эстетик йөзебезне алар аша билгеләүдә, ныгытуда күрәм.
Композитор Эльмир Низамов та татар мәдәниятен виртуаль дөньяга чыгару ягында:
– Сер түгел, интернетта татар классик әсәрләре бик аз күрсәтелгән. Ә бит әсәр интернетта булмаса, аны юк дип санау да дөрес кебек. Чөнки кеше бүген виртуаль дөньяда яши. Шуңа күрә классик әсәрләрне, ретро музыка, сыйфатлы заманча музыка да кулланышта булырга тиеш.
“Әкият” театрының баш режиссеры, драматург Илгиз Зәйни игътибарны халык театрлары проблемасына юнәлтү ягында. Сүз уңаеннан: Татарстанда 548 халык театры бар. Илгиз Зәйни аларның ун процентының сәхнә җиһазын һәм киемнәрен яңарту максатын өстенлекләрнең берсе дип саный:
– Татар театры халык арасында барлыкка килгән һәм үсеш алган. Аның яралуына, үсешенә беркемнең дә күрсәтмәсе кирәк булмаган. Төрки халыклар арасында без беренчеләрдән булып үзебезнең театрыбызны булдырганбыз һәм башка халыкларга театр оештыруда ярдәм иткәнбез. Профессиональ театрны кадрлар белән халык театры туендыра. Шуңа күрә бу өлкәне игътибарсыз калдырырга ярамый. Тәкъдимнәр әнә шуны истә тотып язылды.
Чемпионнарны кайда әзерлиләр?
Спорт министрлыгы тавыш бирүгә 15 тәкъдим чыгарган. Спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүчеләр, ГТО нормативларын үтәүчеләр санын арттыру, 80 яңа спорт корылмасы төзү, булганнарын төзекләндерү, спорт мәктәпләрендә эшләүче белгечләрнең осталыгын күтәрү, илкүләм һәм халыкара ярышларда уңышка ирешкән спортчыларга – стипендия, аларның тренерларына өстәмә акча түләү,
Татарстан вәкилләренең илкүләм һәм халыкара бәйгеләрдә откан медальләр санын 800гә җиткерү – халыкка тәкъдим ителгән максат һәм бурычлар шул.
Халыкның физик культура аша сәламәтлеген яхшырту гына түгел, спорт ярдәмендә республиканы таныту теләге дә бар. Икесе дә бер-берсенә бәйле. Чемпионнардан күреп, балаларын спорт түгәрәгенә йөртүчеләр арта. Алар арасыннан исә яңа чемпионнар үсеп чыга. Казанны – Россиянең спорт башкаласы, Татарстанны исә спорт мәсьәләсендә илнең иң алга киткән төбәкләре арасына кертәләр. Әмма камиллекнең чиге булмый. Булганны ничек итеп тагын да яхшыртырга? Бу сорауны Татарстанның Спорт министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет рәисе, Татарстанның “Буревестник” яшьләр физик культура һәм спорт җәмгыяте җитәкчесе Әмир Харисовка бирдек.
– Казанда Универсиададан мирас булып калган спорт мәйданчыкларында даими рәвештә төрле ярышлар уза. Корылмалар бар, кадрлар бар, урыны җайлы. Шуңа күрә бездә Дөнья, Европа һәм илкүләм ярыш уздырырга теләүчеләр дә җитәрлек. Безнең исә, алар өчен тарифларны күтәреп, өстәмә табыш алу мөмкинлеге бар дигән сүз. Ул акчаны тарифлар күтәрелү һәм инфляция аркасында арткан чыгымнарны каплау өчен тотарга була. Ә монысы нәрсә бирәме? Шул рәвешле спорт белән шөгыльләнүчеләр, ягъни үзебездәге халык өчен бәяләр күтәрелмәс иде. Димәк, физик культура һәм спортка тартылучылар саны артачак. Әлбәттә, моны җитәкчелек белән килештереп кенә эшләп була.
Сер түгел, Казан һәм зур калаларда спортка игътибар әлеге дә баягы Универсиада һәм башка дөньякүләм ярышлар ярдәмендә артты. Авыл халкын ничек спортка җәлеп итәргә?
– Районнарда да корылмалар күп төзелде. Авыл халкы физик яктан ныклырак. Ә менә акча мәсьәләсендә каладан калыша. Аларга ярдәм итү өчен ГТОны кулланырга була. Әйтик, норматив тапшыручыларга ташлама ясарга, ә иң яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләргә спорт корылмаларында бушлай шөгыльләнү мөмкинлеге бирергә була. Бу мәсьәләдә тагын фикерем бар: авылда яшәүчеләр арасында спартакиада оештыру. Ярышларның финал өлешен, мәсәлән, Сабан туенда уздырып булыр иде.
Казан Олимпия резервы училищесы директоры Фәрит Әхмәдуллин әйтүенчә, спорттагы уңышлар медаль белән чикләнми.
– Зур җиңүләрдән соң халык спорт түгәрәкләренә юл тота. Әти-әниләрнең балаларын спортчы итәсе килә. Сәламәт булу теләге генә түгел, яшермим, акча ягы да кызыктыра аларны. Танылган спортчыларның ничек яшәгәнен күреп тора бит алар. Үзебезнекеләр җиңсә, кызыксыну тагын да арта. Әйтик, соңгы елларда туган малайлар арасында Данис исемлеләре бик күп бит. Бу кадәр спорт корылмасы нәрсәгә инде? Әнә шулай дип әйтүчеләр дә бар. Алар белән килешмим. Бу корылмалар халыкны спорт белән шөгыльләнергә җәлеп итә. Нәтиҗәсе барыбер булачак, – ди Фәрит Әхмәдуллин. – Тренерларга игътибар кирәклеге белән дә килешәм. Уңышка ирешкән спортчылар белән эшләгән остазларга игътибар аз дип әйтмәс идем. Ә менә яшьләргә чыннан да җиңел түгел. Үз вакытыңны эшләдең дә, бетте түгел бит. Балалар белән өстәмә шөгыльләнергә дә туры килә. Ярышка да йөртергә кирәк. Ә бу –ял көннәрендә өйдә утырып булмый дигән сүз. Әле генә эшли башлаган белгечләргә әнә шундый авырлыклар аша узарга туры килә, хезмәт хакы белән дә мактанып булмый. Хәзерге яшьләргә исә барысы да бүген үк кирәк.
Ярдәм һәркемгә аерым оештырыла
Социаль яклау тармагында эшсезлекне бетерү бурычы беренче урында тора. Эш эзләп килүчеләрне эшкә урнаштырудан тыш, кирәкле һөнәрләргә дә укыталар. Үз эшен башлаучыларга субсидияләр бирелә. “Яңа гасыр” коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы генераль директоры Лилия Таишева әйтүенчә, республика халкы да бу уңайдан теләк-тәкъдимен җиткермичә калмас.
– Фикерләрне, рәсми хатларны интернет аша юллау тормышка күбрәк үтеп керсен иде. Социаль яклау белгечләренә гозере төшкән кеше аны өйдән торып кына да хәл итә алырлык булсын. Электрон хезмәт аша эш тизрәк оешачак һәм кеше ярдәмне күбрәк алачак, – ди республикадагы күп балалы гаиләләр иҗтимагый оешмасы төбәк җитәкчесе рәисе Артем Кузнецов. – Хәзер өлкәннәргә компьютер серләрен өйрәтү буенча курслар байтак. Кайбер әби-бабай интернетны яшьләргә караганда да яхшырак файдалана. Хөкүмәт 2024 елга барлык документлар электрон форматка күчерелеп бетәчәген әйтте. Шуңа күрә телибезме-теләмибезме үзгәрергә туры киләчәк. Ил халкы да аны яхшы аңлый һәм электрон хезмәт күрсәтүне өстенлекле юнәлеш дип саный.
Фәкыйрьләр, аз керемлеләр санын киметү буенча да чаралар күрелә. Бигрәк тә өлкәннәргә игътибар арта. “Демография” илкүләм проекты кысасында “Өлкән буын” федераль проекты эшли башлады.
– Элек тә республикада ярдәм йөзеннән “Кайгырту” һәм башка программалар бар иде. Кешенең гомерен озынайту һәм мәгънәле итү буенча чаралар күрелде, – ди республиканың ветераннар советы рәисе урынбасары Ландыш Камалова. – Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында әлеге ярдәмне яңа юнәлештә алып барырга кушты. Ул проектта социаль яклау, сәламәтлек саклау өлкәләре эшне бергәләп алып барырга тиеш. Аеруча ярдәмгә мохтаҗлар сайлап алына. Ярдәм өйдә дә, көндезге стационарда да, хастаханәдә дә күрсәтелергә мөмкин. Моның буенча Министрлар Кабинетының карары чыкты, аерым программа эшләнде. Өлкәннәрнең кайберсе урын өстендә ята, кайберсе үзен йөртә ала әле. Шуңа күрә берсенә бер төрле ярдәм кирәк, икенчесен бөтенләй башка нәрсә кызыксындыра. Ярдәм шулардан чыгып оештырыла. Өлкән яки авыру кешене караучының якыннарына да психологик ярдәм күрсәтелә һәм бер үк вакытта белгечләр сырхауны ничек карарга өйрәтә. Бу юнәлешләр билгеләнгән, ләкин аларны үстерәсе бар. Тавыш бирү вакытында халык та бу уңайдан фикерен әйтәчәк. Ул исә министрлыкларга эшне тагын да нәтиҗәлерәк оештырырга булышачак.
Юнәлешләр арасында физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә кагылышлысы да шактый. “Уңай мохит” программасы буенча байтак эшләр каралган, тернәкләндерү чаралары артырга тиеш. Хәер, тавыш бирүдән физик мөмкинлекләре чикле кешеләр үзләре дә читтә калмас.
Яшьләрнеке – яшьләрчә
Яшьләр министрлыгы исә тавыш бирүгә 17 максатны чыгарган. Алар арасында оештырылган ял һәм тематик чараларда катнашучы балалар санын арттыру, яшүсмерләр клубларын, яшьләр үзәкләрен һәм сәламәтләндерү лагерьларын төзекләндерү, җәйге лагерьларга читтән
торып теркәлү сервисын булдыру, авыллардагы яшьләр проектына ярдәм итү кебек мөһим бурычлар бар.
Яшьләргә (14 яшьтән алып 30 яшьгә кадәр кешеләргә) нәрсә кирәк соң?
Иң элек – инфраструктура. Ягъни яшьләргә җыелырга урын булырга тиеш. Шуларны күздә тотып, 17 яшүсмерләр клубына һәм 3 яшьләр үзәгенә капиталь ремонт ясарга, төзекләндерелгән биналар күрсәткечен 42 проценттан 50гә тутырырга исәп бар. Иҗади сәләтләрне үстерү өчен шартлар булдыру да кирәк.
– Яшьләр өчен – махсус үзәкләр, балалар һәм үсмерләр өчен аланнар булдыру программалары кабул ителде. Программа кысасында киләсе елда тагын берничә аланны яңарту, капиталь төзекләндерү эшләре көтелә. Балалар һәм яшьләр өчен ял итү, укудан тыш вакытларын үткәрү өчен шартлар тудырыла, мөмкинлекләр арта дигән сүз. Биналар корылма булып кына калмый, эчтәлеге дә яңартыла, яшь буын белән заманча итеп эшләү оештырыла. Бу өстенлекле бурычның берсе булып тора, – ди “Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.
Игътибарны яшьләрнең булган сәләтләрен тагын да камилләштерүгә дә юнәлтәләр. “Моңа төрле яклап карыйбыз. Уку-укыту, белем ягыннан сәләтләрен, мәдәни яктан үстерү… Киләсе елга булган программаларны киңәйтү һәм арттыру каралган”, – диде ул. Татарстан яшьләрен иҗади, фәнни, инновацион-техник юнәлешләргә караган проектларга җәлеп итүне 38 процентка кадәр арттырырга исәп бар. Бу – 313 мең яшь кешегә үз-үзен күрсәтә алырга мөмкинлек бирү дигән сүз. “Тавыш бирүгә куелган 20гә якын бурычның һәркайсы мөһим. Боларын исә иң мөһимнәре дияргә дә буладыр”, – дип саный Айгөл Габдрахманова.
Зөһрә Садыйкова, Фәния Арсланова,
Чулпан Гарифуллина, Илнар Хөснуллин, Гөлинә Гыймадова