Илшат Фәрдиев: “ГОЭЛРО планыннан – цифралы энергетикага!»

Татарстан энергетиклары елны нинди уңышлар белән тәмамлый һәм киләсе елга нинди бурыч-максатлар белән аяк атлый? Бу турыда без “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев белән сөйләштек.

Тормыш бер урында гына тормый. Замана яңалыкка омтылуны, алга баруны, камилләшүне таләп итә. Илшат Шәехович, узып баручы елның уңышлары, казанышлары турында сөйләгәндә, беренче чиратта кайсыларына аерым игътибар итәр идегез?

– Иң зур уңышыбыз дип, энергия нәтиҗәлелеген күрсәтер идек. Бу яктан без яңа елга шактый яхшы күрсәткечләр белән керәбез. Компания өч ел рәттән нибары 7 проценттан азрак дәрәҗәдә энергия югалта. Тармак өчен бик мөһим һәм югары күрсәткеч бу. Алай гына да түгел, бу – Россиядә иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Илдә энергия югалтуның уртача күләме 8 процентны тәшкил итә. Ә бездә быел 6,75 процент булды. Икенче күрсәткеч, ул – әлбәттә, ышанычлылык. Авария булу сәбәпле яки планлы рәвештә утны сүндереп тору буенча да динамика уңай. Быел, узган ел белән чагыштырганда, авария сәбәпле утны сүндереп тору очраклары 25 процентка кимрәк булды. Гомумән, Россиянең Европа өлешендәге электр челтәрләренә табигать шартлары (яшен, көчле җилләр, давыллар) зур йогынты ясый. Бу очракта да 25 процентның яртысы һава торышына бәйле. Март, май айларында, кыштан чыгу, ягу сезонына керешеп китүдә берникадәр кыенлыклар булса да, гомумән алганда, быел бездә һава торышы имин булды. Ышанычлылык дигәндә, утны сүндереп торуга киткән вакытның дәвамлылыгы (ягъни компаниянең эшләрне никадәр тиз башкаруы) турында сөйләргә кирәк. 2018 елга кадәр әлеге параметрны сәгатьләр белән исәпли идек. Ул безнең 2,5–3,44 сәгатьне тәшкил итте. Быелдан башлап башка үлчәнешкә – минутларга күчтек. 2019 елны без 65–66 минут белән тәмамлыйбыз.

Киләчәктә Татарстанда утны сүндереп торуга киткән вакыт 60 минуттан азрак булыр дип өметләнәбез. Россиядәге, Европадагы иң яхшы компанияләрнең эшчәнлеген күзәтеп барабыз. Бизнес шартлары буенча, утны сүндереп торуга киткән вакыт 1 сәгатьне тәшкил иткән очракта, иң югары дәрәҗәгә ирешү булып санала. Утны сүндереп тору ешлыгы буенча без бу күрсәткечләргә ирештек. Ә инде дәвамлылык буенча максатларга 2020–2021 елларда ирешербез дип уйлыйм.

Соңгы биш елда күрсәткечләр бик нык артты яхшырды. Үзгәрешләр киләсе елда да дәвам итәчәк. Үз алдыңа зур максатлар куеп, көндәшлеккә сәләтле булып эшләр өчен, тормыш яңалыклардан торырга тиеш. Замана таләбе шундый. Без исә елны башкарылган эшләрнең күләме быел 2014 ел белән чагыштырганда биш тапкыр күбрәк дигән нәтиҗә белән тәмамлыйбыз.

Сүз дә юк, мондый күрсәткечләргә ирешүдә ел дәвамында ачылган, төзекләндерелгән подстанцияләрнең дә әһәмияте зур. Быелгы казанышлар турында сөйләгәндә, Казанда иң заманча “Портовая” подстанциясе ачылуга аерым тукталмасак, дөрес булмас иде. Сез аңа нинди өметләр баглыйсыз?

– Соңгы елларда компания бик катлаулы мәсьәләләр белән бергә системаның ышанычлылыгына бәйле сорауларны да хәл итә. Быел июньдә инновацияле “Портовая” подстанциясен эшләтеп җибәрдек. Бу – Татарстанда мондый төрдәге беренче проект. Һәм безнең өчен бик әһәмиятле эш. Республикада югары көчәнештәге цифралы подстанцияләр программасы гамәлгә ашырыла. Без ел саен цифралы бер-ике подстанция тапшырырга ниятлибез. Икенчедән, тагын бер масштаблы проект – 220 кВ көчәнешле Яшел Үзән подстанциясен төзекләндерү. Бу бик зур эш. Яшел Үзән районы халкы, оешмалары өчен дә мөһим проект. Бик кыска вакыт эчендә (бу эшләр нибары ике ел эчендә башкарылды) җитештерү процессын туктатмаган хәлдә искиткеч зур реконструкция ясалды. Эшләр тәмамланып килә. Җаваплы оешмалардан рөхсәт документларын гына аласы калды. Бик кыска вакыт эчендә мондый әһәмиятле проектны башкарып чыкканыбыз юк иде әле. Моннан тыш, ышанычлылыкка һәм дәвамлылыкка иң зур тәэсир ясый торган бүлү челтәрләрендә дә яңарту программасы дәвам итә. 2014 елда ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне күтәреп чыккан иде. Быел бүлү челтәрләрендә башкарылган эшләр 50 процентны тәшкил итә. Яңалык барлык филиалларга да кагылды. Моңа кадәр районнарга зур игътибар бирелгән булса, быел бу проект Казанны да иңләп алды. Киләсе дүрт елда да башкалада шундый режимда эшләячәкбез.

Бүген “Сетевая компания”нең электрны өзмичә генә, “көчәнеш астында” эшләү тәҗрибәсе белән чит ил вәкилләре дә кызыксына. Халыкара симпозиумның Казанда узуы да – зур вакыйга, уңыш. Бу мәсьәләдә ун ел эчендә нинди үзгәрешләр булды?

Әйе, компаниядә зур инновацион программа тормышка ашырыла. Реконструкция үткәргәндә, әлеге җиһазны вакытлыча сүндереп торырга туры килә. Ягъни ниндидер зур эшләр башкарганда, планлы сүндереп торулар да арта дигән сүз. Бу хакта кулланучыга да кисәтү ясала. Проблема да юк төсле, ләкин шулай да компания үз алдына планлы сүндереп торуларны киметү максатын куя. Моңа ирешү өчен исә “көчәнеш астында” эшли башладык. Дөрес, мондый ысул Советлар Союзында да кулланылган. Ләкин ул вакытта мондый эшләр өчен рөхсәт алу шактый катлаулы иде. 2009 елдан компаниядә “көчәнеш астында” эшләүне яңартып җибәрдек. Түбән көчәнештәге линияләрдә эшләр башлангыч чорда Чистай һәм Буа филиалларында гына башкарылды. Эш күләме арткан саен, үзебезнең укыту үзәген ачу ихтыяҗы туды. Шундый үзәк Зәй шәһәрендә ачылды. Шуннан соң кешеләрне укыта, инструментлар, саклану чаралары ала башладык. Билгеле, бу – шактый чыгымлы һәм озакка сузылган эшләр. Без иң түбән 0,4 кВ көчәнештәге челтәрләрдән башлаган идек. Пилот рәвешендә башлаган операцияләрнең саны бик күпкә артып, бүген 96 меңгә җитте. ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан компания әлеге эшләрнең санын 100 меңгә җиткерү планын куйды. Хәзерге вакытта без 0,4 кВ һәм 0,6–10 кВ көчәнештәге линияләрдә күптөрле төзекләндерү эшләре башкарабыз. Бүген исә 500 киловольтлы линияләрдә дә “көчәнеш астында” эшләүне яңартып җибәрдек. Казанда мондый линияләрдә эшли ала торган 11 кешелек бригадабыз бар. Моннан тыш та, челтәрләрне максатчан реконструкцияләү, кабельләр, сип чыбыкларны арттыру – болар барысы да ышанычлылыкны, энергия нәтиҗәлелеген булдыра. Шулай да “көчәнеш астында” эшләү кебек махсуслашкан программалар ахыргы нәтиҗәләргә хәлиткеч йогынты ясый.

Узган ел компания авылларда яңа төр интеллектуаль счетчиклар куя башлаган иде. Быел әлеге эшләрнең күләме тагын да артты дип беләбез. “Акыллы счетчиклар”ның өстенлеге нидән гыйбарәт?

Быел “юл картасы” нигезендә, республикадагы шәхси кулланучыларга 130 мең интеллектуаль исәпләү приборы куелды. Аларның 40 проценты Казан электр челтәренә кагылды. Бу – 50 мең “акыллы счетчик” урнаштыру дигән сүз. Исегезгә төшерәбез: электр энергиясен исәпләү системасының үсешенә бәйле федераль канунга үзгәрешләр 2018 елда кертелгән иде. Аның нигезендә 2020 елның 1 июленнән барлык кулланучылар да интеллектуаль исәпләү приборлары белән тәэмин ителергә тиеш. Акыллы челтәрләр булдыру юнәлешендә “Сетевая компания”дә 5 еллык программа бар. Аның буенча барлыгы 500дән артык трансформатор подстанциясен яңарту, 1 миллион данә яңа исәпләү приборы урнаштыру һәм 110 чакрым кабель линиясе сузу күздә тотыла. Быел программаның өченче этабы тормышка ашырылды. Киләсе елда Татарстан башкаласы тулысынча “акыллы” электр челтәрләренә күчеп бетәргә тиеш. Быелга планлаштырылган эшләрнең 99 процентын башкарып чыктык. Бу – бик күләмле эшләр һәм иң мөһиме счетчиклар барысы да компания хисабына урнаштырыла. Инновацияле проектлар безнең кулланучыларны электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итүне өр-яңа баскычка күтәрә. Шунысы куанычлы: безнең республика “акыллы электр челтәрләре”н булдыру эшен Россиядә беренчеләрдән булып башлап җибәрде. Киләсе елда без ил күләмендә электрлаштыру планын кабул итүнең 100 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыенабыз. ГОЭЛРО планы В.Ленин җитәкчелегендә Россияне электрлаштыру буенча дәүләт комиссиясе тарафыннан 1917 нче елда эшләнә һәм 1920 нче елның 21 нче декабрендә кабул ителә. ГОЭЛРО планыннан – цифралы энергетикага кадәр нинди зур һәм бай тарихлы юл узганбыз бит.

Илшат Шәехович, кадрлар әзерләү мәсьәләсенә дә бераз тукталып узыйк әле.

– Безнең хезмәткәрләр Энергетика университетында белемнәрен арттыра. Бу өлкәдә тәҗрибә һәм белемнәре зур булмаган кешеләр бик көчле уку программасын уза. Моннан тыш, без студентларны максатчан укытабыз. Соңгы өч елда яшьләр конференцияләрендә катнашкан өметле егет-кызларны үзебезгә чакырабыз. Быел шундый ун кешене сайлап алдык. Ә инде Зәй ресурс үзәгенә килгәндә, хәзерге вакытта андагы матди база бик көчле. Быел “көчәнеш астында” эшләүче бер командабыз, Кытайга барып, тәҗрибә уртаклашып, белемнәрен арттырып кайтты.

Узып баручы елга йомгак ясаганда, киләсе елга булган план-максатлар турында сөйләшү дә урынлы булыр иде.

Без интеллектуаль исәпләү приборлары урнаштыруны 2018 нче елда башладык. Узган ел аларның саны 5 мең генә булса, быел 133 мең счетчик куелды. Киләсе елга, бәлки, бу кадәрле эш башкарылмас та, ләкин алар зур әһәмияткә ия булачак. “Юл картасы” буенча, без якындагы 4 елда ел саен 60 мең исәпләү приборы урнаштыру бурычын куйдык. Шунысын әйтә алам: әлеге максатларга һичшиксез ирешәчәкбез. Бәлки, планлаштырылганнан бераз күбрәк тә булыр әле. Моннан тыш, яңа цифрлы подстанцияләр ачылачак. Беренче чиратта, иң зур эшләр Казанда тормышка ашырылачак. Биредә ышанычлылык күзлегеннән чыгып караганда, вәзгыять тотрыклы. 2013 елда башкалада электр энергиясен куллану җәйге чорда 1000 МВт тирәсе булды. Ул чагында электр режимы авырлык белән җыелды. Быел Казанда Ворлдскилсс узган көннәрдә шулай ук 960–980 МВт тәшкил итте. Ә генерацияләү нәтиҗәле иде. 13 ел элек республика башкаласын электр энергиясе белән үз-үзен тәэмин итүче шәһәр дип санап булмый иде. Хәзер без моңа ирештек. Күпчелек мегаполислар шундый режимда эшли. Ә Казанның ышанычлы булуы бик кирәк. Быел “акыллы челтәрләр” мәсьәләсендә Казанга зур игътибар бирелде дидек. Без әлеге эшләрне авыл челтәрләреннән башлаган идек. Чөнки анда һәрвакыт ышанычлылык аксады. Без андагы “сызлап торган” җирләрне “дәваладык”. Хәзер күбрәк игътибарны Казанга юнәлтү вакыты килеп җитте.

 

Әңгәмәдәш — Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү