Акча – бездән, челтәр – сездән

 «Сетевая компания» җәмгыяте бакчачылык ширкәтләрендәге электр челтәрләрен үз балансына кабул итәргә әзер булуын белдерде. Әлеге яңалык бакча йорты хуҗаларына нәрсә бирәчәк? Энергетиклар белән шул хакта сөйләштек.

 Искедән – яңага

 Казанда яшәүче Шәйдуллиннарның бакчалары Биектаудагы «Заря – 37» ширкәтендә урнашкан. Башка бакчачылар кебек үк, алар да язны түземсезлек белән көтеп ала. Шулай булмый ни, табигатьнең иң рәхәт, яшәргән чагы бит! Бакча эшләрен башлап җибәрү өчен дә көннәр бик матур тора.

– Сезонны ачып җибәрдек инде. Ә менә бакчачылар белән җыелышлар гадәттә май бәйрәмендә була. Рәискә дә коммуналь түләү өчен каралган акчаны шушы вакытларда тапшырабыз, – ди Гөлназ Шәйдуллина. – Шәхсән безнең участокта ут белән тәэмин итүдә зур проблемалар юк. Алай да утның көче булмау, ара-тирә сүнеп китү кебек хәлләр булгалый. Электр чыбыкларының күпчелеге искергән, күрәсең. Ә яңарта башласаң, бу чыгымнар әлеге дә баягы бакчачылар җилкәсенә калыр дип куркабыз.

Ә бакчачылык ширкәтләрендә проблемалар чыннан да җитәрлек. Әйтик, электр линияләренең бакча кишәрлекләрендә урнашуы, аларга керү мөмкинлеге булмау, һава линияләре астында җиләк-җимеш агачлары утырту, юлларның тарлыгы – болар барысы да эшләрдә авырлык тудыра. Моннан тыш, дистә еллар дәвамында төзекләндерелмәгән челтәрләрнең дә шактый тузган булуы борчу уята.

Татарстан бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин бакча йортларын ут белән тәэмин итүдә килеп туган вазгыятьне  яхшы аңлый.

– Электр челтәрләре  бакчачылык хуҗалыкларында моңа кадәр  хуҗасыз һәм начар хәлдә булды. Хәтта кайбер объектларга килеп, ниндидер эшләр башкарыр өчен махсус техника керү җае да юк. Участокта ниндидер авария килеп чыга калса, ремонтны тәҗрибәле белгечләр чакырып эшләтү дә – бакчачылар кесәсеннән. Бакчачылык ширкәтләрендәге электр линияләрен «Сетевая компания»гә тапшыру алга таба аларны карап тоту, төзекләндерү, яңарту мәсьәләләрен  хәл итәргә ярдәм итәчәк дип ышанабыз.

Моннан тыш, республиканың төп бакчачысы әйтүенчә, әлеге үзгәрешләр ширкәтләрдә өстәмә чыгымнарны да киметер иде.

Бакча ширкәте штатында электрик тотарга туры килмәс иде. Ә бакчачылар электр челтәрләрен карап тоткан өчен акча түләүдән азат ителәчәк. Алар бары тик киловаттлар өчен генә түләр иде, – ди Владимир Дейнекин.

Хуҗалы чыбыклар

 Әлеге вакытта Татарстанда 950 бакчачылык ширкәте исәпләнә. Аларның 629ы электр челтәрләре объектларын (ә бу – 0,4 – 6 кВ көчәнештәге һава линияләре, комплектлы трансформатор подстанцияләре) «Сетевая компания»гә тапшырырга ризалык белдергән.

Моңа кадәр  норматив-техник таләпләргә туры китерү өчен, «Сетевая компания» баланстагы хуҗалыкларның чикләренә кадәрге өлешен (0,4 – 6 кВ көчәнештәге һава линияләрен, подстанцияләрне) ремонтлый һәм төзекләндерә иде.  2016 елдан эчке электр челтәрләрен тикшерү билгеле бер график буенча башкарылды. Гадәттә энергетиклар эчке һәм тышкы челтәрләрне оешмага тапшырырга теләгән ширкәт җитәкчеләре мөрәҗәгатеннән соң килә. Нәтиҗәдә бу көнгә 123 ширкәт «Сетевая компания» карамагына күчкән инде.

Соңгы берничә елда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә бакчачылык ширкәтләре өчен махсус программа эшләде. Аның кысасында бакча ширкәтләрендә тышкы инженер инфраструктура объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнарны каплау өчен республика бюджетыннан субсидияләр бирелеп килде. Ә 2017 елдан башлап ширкәт балансында булып, соңыннан «Электр челтәрләре» предприятиесенә күчә торган электр линияләрен, трансформатор подстанцияләрен төзү, төзекләндерү өчен ел саен 100 млн сум акча бирелде.

Шул акча хисабына югары вольтлы линияләр тәртипкә китерелде. Моннан соң эчке электр линияләре дә контрольгә алыначак. Димәк, югалтулар бетә  дигән сүз. Линияләр дә каралган булачак, акча да янга кала, – диде Владимир Дейнекин.

2022 нче елның 14 июленнән федераль законга үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә, бакчачылык ширкәтләренә гомуми файдаланудагы мөлкәтне энергетика компанияләре балансына тапшыру хокукы бирелде. Әлеге эшләр аварияләр санын киметеп, бакчачыларны сыйфатлы электр энергиясе белән тәэмин итү максатыннан эшләнелә.

Бакчачылык ширкәтләре алдында да хәзер зур бурычлар тора. Аларга юлларның киңлеген, технологик коридорларны норматив таләпләргә туры китерергә кирәк булачак. Трансформатор подстанциясенең саклык зонасы киңлеге һәр яклап 10 метрны тәшкил итәргә, ә 0,4 көчәнештәге электр линияләре өчен   2 метрдан да ким булмаска тиеш. Бу эшләр бакчачылык ширкәтләрендәге электр челтәре хуҗалыгын төзекләндерү, алга таба файдалану һәм подстанцияләр, электр линияләренең саклау зоналарын рәсмиләштерү өчен кирәк.

Нәрсә үзгәрә?

Үзгәрешләр бакчачыларга нинди өстенлекләр бирә соң? «Сетевая компания» оешмасының генераль директор урынбасары – техник директор Альмир Латыйпов аңлатуынча, электр челтәрләрен «Сетевая компания»гә тапшырудан бакчачылар отачак кына. Беренчедән, бу челтәрләрне тапшырганнан соң, кишәрлекнең һәр хуҗасы ут өчен тариф буенча гына түләячәк. Ә бакчадагы энергетика объектларын карап тоту һәм бурычлары җыелган кешеләрнең утларын өзү өчен профессионаллар җаваплы булачак. Икенчедән, килешү төзелгәч үк, «Сетевая компания» авария-төзекләндерү эшләре буенча барлык бурычларны үз өстенә ала. Өченчедән, милек хуҗалары капиталь ремонтка бәйле чыгымнардан азат ителә.

Программаны тормышка ашыру өчен  өстәмә ресурслар кирәк булачак. Алар, беренче чиратта, кулланучыларның мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлдереләчәк. Без моны үз эшчәнлегебездә һәрвакыт беренче урынга куябыз. Аерым алганда, бакчачылык ширкәтләрендә ремонт эшләре үткәрергә туры килгәндә, әлеге чыгымнарга тотылачак акча компаниянең инвестицияләр программасына кертеләчәк. Баланска кабул ителгән объектлар төзекләндерелә, яңартыла яки үзгәртеп корыла. Бу исә Татарстандагы бакчачылык ширкәтләрен электр белән тәэмин итүнең сыйфатын һәм ышанычын арттырачак, – диде Альмир Латыйпов.

Үзгәрешләрне Питрәч районының «Автомобилист 1» бакчачылык ширкәтендә дә түземсезлек белән көтәләр. Аның рәисе Миләүшә Ахмедова сүзләренчә, алар күптәннән үз электр линияләрен «Сетевая компания»гә тапшырырга теләгән, тик моңа төрле сәбәпләр  комачаулап килгән.

Бакчачылык ширкәтләре бу үзгәрешләрдән ота гына, – диде ул. – Электр чыбыклары да, трансформаторлар да оешма балансында була. Авария килеп чыккан очракта да, белгечләр килешү буенча бер сәгать эчендә килеп җитеп, төзәтәчәк. Бу мәшәкатьләр, ниһаять, безнең җилкәдән төшсә, күңелебез тыныч булыр иде. Безнең бакча  1982 елгы. Трансформатор подстанциясе дә искерде. Алыштыру чыгымнарын бакчачылар белән генә күтәрсәк, шактый кыйммәткә төшәчәк. Ә компания балансына күчкән очракта, әлеге эшләр бушлай булачак.

Сер түгел, бакчачылык ширкәтләрендә җәен дә, кышын да яшәүчеләр бар. Әлеге үзгәрешләр алар өчен дә кулай. Тик һәр эшнең үз тәртибе булган кебек, бакчачылык ширкәтләрендәге эчке электр челтәрләрен «Сетевая компания» балансына тапшыру өчен дә билгеле бер шартларның үтәлгән булуы кирәк. Беренчедән, бакчачылык ширкәте әгъзаларының гомуми җыелышында милекне тапшыру турында карар кабул ителгән булырга тиеш. Икенчедән, электр челтәрләре бакча яки бакчачылык территориясе чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләренең гомуми милке булып саналганда,  хуҗаларның ризалыгы мәҗбүри.

Бакча йортларында ел әйләнәсендә яшәүчеләр бакчачылык ширкәте идарәсе белән түгел, ә турыдан-туры «Сетевая компания» белән дә килешү төзи ала.  Бу эш ничек башкарыла?

  1. Технологик тоташтыру вакытында бакча кишәрлегенә киловаттлар бүлеп бирелгән очракта, килешү төзү тәртибе

Килешү төзү өчен гаризаны «Татэнергосбыт» җәмгыятенә тапшырырга кирәк. Гариза белән бергә паспорт күчермәсе, энергия кабул итү җайланмаларына милек хокукын раслаучы яки җир участогына ия булу һәм аннан файдалану хокукын раслаучы документлар; исәп-хисап приборларын (булган очракта) файдалануга кертү турында документлар; энергия кабул итү җайланмаларының технологик тоташуын раслаучы документлар, ягъни технологик тоташтыру турында акт тапшырыла. Соңгысы  булмаган очракта, технологик тоташтыру вакытында бакчачылык ширкәте әгъзасы булып торуны раслаучы документ бирелә. Килешү гариза килгәннән соң 10 эш көненнән дә соңга калмыйча төзелә.

  1. Кишәрлек яңа гына формалашкан һәм ширкәт составында аңа электр куәте бүлеп бирелмәгән очракта

Энергия белән тәэмин итү килешүен төзү өчен технологик тоташтыру уздырырга кирәк. Сезгә моның өчен иң якында урнашкан энергетика оешмасына гариза җибәрергә кирәк. Әгәр дә бакча хуҗасының кишәрлек  чикләреннән 300 метрдан да ким ераклыкта берничә оешманың объекты бар икән, гаризаны аларның теләсә кайсына җибәрергә була. Гаризаны «Сетевая компания»нең рәсми сайтындагы  шәхси кабинет аша юллый  аласыз.

  1. Бакча кишәрлеге сатып алучы электр челтәрләре турында тагын нәрсәне белеп торырга тиеш?

Хокук билгеләүче документлар алганнан соң, һәр гариза бирүче килешүләрне үз исеменә  рәсмиләштерергә тели. Шуның өчен документларны яңадан рәсмиләштерүне «Сетевая компания»дә  үткәрергә кирәк. Мондый документлар алу өчен сезгә элеккеге хуҗаның мәгълүматларын күрсәтеп, гариза бирергә кирәк булачак. Актлар 7 көн эчендә әзерләнәчәк, хезмәт түләүле. Эшләр тәмамлангач, яңа милекчегә рәсмиләштерелгән технологик тоташтыруны гамәлгә ашыру турында акт бирелә. Бу документ нигезендә «Татэнергосбыт»ка мөрәҗәгать итәргә һәм энергия белән тәэмин итү килешүен үз исемегезгә яңадан төзергә мөмкин.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 

 

 

 

 

.


Фикер өстәү