Татарстанда 1059 кеше милеккә салым буенча җыелган бурычын түләмәгән өчен мөлкәтеннән мәхрүм ителгән

Ел башыннан бирле республикада 1059 кеше милеккә салым буенча җыелган бурычын түләмәгән өчен мөлкәтеннән мәхрүм ителгән. Республика суд приставлары идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хуҗаларыннан алынган мөлкәтнең гомуми бәясе 350 миллион сум тәшкил иткән.

Исегезгә төшерәбез: суд приставлары салым түләмәүчеләрнең мөлкәтенә арест салырга яисә аны тартып алырга мөмкин. Быел алар бурычлыларны барлыгы 105 миллион сумлык 255 машина һәм 218 миллион сумлык 181 күчемсез милектән коры калдырган инде.

Суд приставлары идарәсе тагын бер кат бурычны вакытында түләргә кирәклеген  искәртә. “Банк данных исполнительных производств” сервисы аша үзеңнең бурычлымы-түгелме икәнлегеңне белергә мөмкин.

 

 


Фикер өстәү