Тормышыбызның сыйфаты яшәешнең менә шул матавыкларында кулдаш итеп, аркадаш итеп, юлдаш итеп кемне сайлавыбызга бәйле. Уңыш яки уңышсызлык, җан тынычлыгы яки депрессия янәшәңдә кемнәр булуга бәйле рәвештә мәйданга килә. Кешене тану исә бик катлаулы, аның йөрәгендә ниләр барын, ышанычлымы-юкмы икәнен белү бик кыен. Үзен бик намуслы һәм тәкъва итеп күрсәткән кешеләр арттан шундый итеп пычак кадарга мөмкин, гомергә җитәрлек шок аласың… Шулай да берничә мөһим билге-критерий бар. Шуларны файдалансың икән, иминлеккә өметләнә аласың.
Бу юлларны язу алдыннан мин бер үк көндә туган ике кытайлы ир һәм хатынның 102 яшьлек юбилейларын бәйрәм итүләре хакында кечкенә генә язма укыдым. Юань Гуаньцзинь һәм Инь Хэчжэнь исемле бу кешеләрнең озак яшәүләренең бер сере итеп өлкән уллары: «Алар бүтәннәрнең эшләренә кысылмыйлар, аның урынына үз тормышларының сыйфатына игътибар юнәлтергә тырышалар», – ди. Үзеңә кагылмган нәрсәләр белән кызыксынмау – адәм баласының бик мөһим сыйфаты. Әмма ул бик сирәк кешедә табыла. Бу сыйфатны үзеңдә тәрбияләргә кирәк. Дөнья тормышыңның иминлеге дә, ахирәт тормышың да шуңа бәйле чөнки. Исламның төп принципларының берсе шул. Алаһның илчесе (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бу хакта: «Кешенең исламы күркәм булуының билгесе – үзенә кагылмаган нәрсәләрне калдырып торуы», – ди. Шул принципны үтәмәү кешеләр арасындагы бик зур конфликтлар, гаугалар, гайбәтләр чыганагына әйләнә. Бу мәсьәләдә ислам бик катгый чикләр уздыра. Сәхих әл-Бохаридагы 6902 нче хәдис, мәсәлән, болай яңгырый: «Әгәр берәү синең өеңә рөхсәтсез күз салса, син аңа таяк белән ыргытып күзен чыгарсаң, сиңа гөнаһ булмас». «Чит кеше өенә күзсез булып кер, телсез булып чык», – дигән кагыйдә дә шуннан килә. Коръәндә дә бар андый тыюлар. Күрәсез, шәригать кагыйдәләре кешенең шәхси тормышының кагылгысызлыгын ничек гарантияли! Менә шул гарантияне санга сукмый икән, адәм баласы – ышанычсыз. Аның белән якыннан эш итмә, ераграк тор. Кешенең үзенә кагылмаган нәрсәләргә кысылучан булуының бер билгесе – күп сөйләшү. Тел тегермәненең бертуктаусыз әйләнеп торуы, даими рәвештә аннан буш һәм файдасыз сүзләр коелып тору – шулай ук бик начар һәм тыелган сыйфат. Аллаһның Илчесе (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), кешене җәннәткә кертергә ярдәм итә торган изге гамәлләрне санап чыккач, үзенең сәхабәләреннән берсенә – Мөгаз ибн Җәбәлгә (Аллаһы аннан разый булсын) болай ди: «Сиңа боларның барысына ирешергә (җәннәт әһеле булырга) ярдәм итә торган нәрсә турында әйтимме?» Ул: «Әйе, әйт, йә Расүлаллаһ», – ди. Шунда пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үзенең теленә күрсәтеп: «Менә моны (телеңне) тыеп тор», – ди. Телне тыюны имам ибн Хиббан: «Акыллы кеше сүз әйтергә ихтыяҗ туганчыга кадәр эндәшми торырга тиеш», – дип аңлата, ягъни бик кирәк һәм мөһим булганда гына телне эшкә җигәсең. Мәшһүр хәлифә Гомәр ибн Габделгазиз дә: «Без шундый изгеләрне күрдек: алар гыйбадәтне намазда һәм уразада түгел, кешеләрнең намусына тел белән кагылудан саклануда күрәләр иде», – ди. Танылган язучы һәм кинорежиссер Вуди Ален да: «Кешене белергә теләсәң, аның турында нәрсә сөйләүләрен тыңлама. Иң яхшысы: ул кешеләр турында ни сөйли, шуны тыңла», – ди. Сүз сөйләү турында Коръән аятьләре, хәдисләр, имамнарның фикерләре күп. Без кыскача нәтиҗә ясый алабыз: буш сүзләр сөйләшү кебек начар сыйфат үзебездә бар икән, аннан дәваланабыз, күп сөйләшүче кешеләрдән ерак торырга тырышабыз.
Мәгълүмат кырында авторы билгесез шундый русча гыйбарә йөри: «Держись подальше от людей, которые постоянно жалуются. Их бедность заразительна». Мөһим кагыйдә бу. Бу хакта бик озын сахих хәдис бар. Ул Ибраһим галәйһиссәләмнең улы Исмәгыйльгә биргән киңәше хакында. Кыскача эчтәлеге мондый. Ибраһим галәйһиссәләм Исмәгыйль өйдә юк чакта аның өенә килә дә хатыныннан хәлләрен сораша. Хатын зарлана: «Без авырлыкта, мохтаҗлыкта яшибез», – ди. Пәйгамбәр аңа: «Ирең кайткач, миннән сәлам әйт һәм аңа: «Өеңнең бусагасын алыштырсын», – дип җиткер», – дип әйтеп китә. Исмәгыйль галәйһиссәләм кайткач, хатыны бу хәбәрне җиткерә. Ул: «Бу минем әтием булган. Ул миңа синең белән аерылышырга кушкан. Үз гаиләңә кайт», – дип хатынын аера да икенче хатынга өйләнә. Икенче хатын Ибраһим галәйһиссәләм хәл сорашкач: «Әлхәмдүлилләһ, без яхшы хәлдә, рәхәттә яшибез», – дип җавап бирә һәм: «Ирең кайткач әйт, өенең бусагасын ныгытсын» дигән сүзләр ишетә. Хәдистән яхшы аңлашыла: зарланучы белән яшәү тормышны боза. Коръән хакыйкате раслый: шөкер итүчегә нигъмәтләр арттырыла, тәкъдиреннән риза булмаучыларга газаплы тормыш вәгъдә ителә. Зарланучылар гадәттә бик үпкәчел дә була. Танылган язучы Джон Бивер «Иблис тозагы» дигән китап яза һәм: «Үпкә – иблис тозагы. Үпкәчел кеше дошманы үлсен дип агуны үзе эчә», – ди.
Буш сүзләр һәм гайбәт сөйләшү, тормыштан зарлану һәм үпкәчеллек барысы бергә бер сыйфатта төенләнә: көнчелек. Алланың үзеңә биргәненнән риза булмау һәм аңа каршы фетнә күтәрү ихтыярсыздан башкаларга бирелгәнне күпсенүгә әверелә. Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) исә: «Көнләшүдән сакланыгыз! Чөнки көнләшү изге гамәлләрне, ут утынны яндырган кебек, юк итә», – ди. «Кешеләр бер-берсеннән көнләшә башлаганчы иминлектә һәм муллыкта яшәрләр», – дигән сүзләр дә шуныкы. Аңлашыла инде: даирәңдә көнчеләр бар икән, тормышыңда бәрәкәт һәм иминлек бетә, яшәвең газапка әверелә. Аллаһның илчесе исә кешеләр турында начар уйлауны да тыя, башкаларга яхшылык теләүче, ярдәмчел булырга өнди: «Кем авыр хәлгә калган мөселманның кайгысын җиңеләйтә, Аллаһ аның дөньядагы һәм Ахирәттәге юлын җиңеләйтер», – ди.
Үзеңә нинди булырга һәм аркадаш итеп кемне сайларга дигән сорауларга өлешчә җавап бирдек шикелле.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез