«Сугышлар һәм, моны аерым әйтергә кирәк, геноцид гадәти күренешкә әверелә һәм бөтен дөньяда алып барыла. Моңа комсызлык һәм хакимлеккә омтылыш этәргеч бирә, ә гаепсез кешеләр үтерелә, рәхимсез рәвештә үз йортларыннан куып чыгарыла, – диде ул. – Зур державалар тарафыннан янаулы хәбәрләрнең кабат-кабат кулланылуы коточкыч җимереклекләр һәм кешеләргә тирән психологик җәрәхәтләр китерде, бөтен дөньяга курку һәм шом тарата. Бу – хакимияттәге кешеләр телне манипуляция коралы итеп кулланганда, чынбарлыкның никадәр киң масштабта бозылырга мөмкин булуына җитди кисәтү. Кызганыч, алар үз телләренең ләгънәтле йогынтысы астына дөньяның күп кенә халыкларын алып керә алды».
Чынлап та, пропаганда коралы буларак, тел зур куәткә ия. Моны дөньякүләм лидерлар яхшы аңлый. Массакүләм пропаганда чараларын үз кубызларына биетергә тырышу үзләрен демократик илләр җитәкчеләре дип атаган президентлар һәм премьер-министрларда бүген аеруча нык сизелә. Элек барысы да майлаган кебек барганда «сүз иреге» дигән принципны тормышка ашыру җиңел иде. Зур сугыш учаклары кабызуга ихтыяҗ барлыкка килә башлагач, демократия уенын уйнау катлаулы һәм кыен эшкә әйләнә башлады, чөнки кешеләр югалтуларга һәм мәгънәсезгә кан коелуга риза түгел. Сүз иреген тыю омтылышы карт Европада да, АКШта да торган саен ешрак күзәтелә. Менә карагыз: Америка сәяси комментаторы Хәсән Пайкер: «АКШ бөтен дөньяда «Әл-Каидә»гә (Россиядә тыелган халыкара террорчылык оешмасы) караганда күбрәк террор һәм үлем китерә», – дип белдерә.
Менә шундый шартларда ничек итеп Якын Көнчыгышта зур сугыш учагына ут өсти аласың. Халкың каршы чыгачак. Шуңа күрә АКШның сәяси югары катлавы андый тавышларны тыярга омтыла. Ярдәмчесе Натали Харп Трампка үзе турында тискәре эчтәлектәге материаллар һәм мәкаләләр күрсәткәннән соң, CNN, Politico һәм MSNBC вәкилләренә Ак йортка керүне тыйды. Хәзер аңа каршы Америка медиагигантлары берләште: Президент пулындагы телеканаллар, Ак йорттагы хезмәттәшләрен эштән читләштергәннән соң, Трампка бойкот игълан итте. Fox News, ABC, NBC һәм CBS телеканаллары тыюга эләкмәсә дә, алар, хезмәттәшләре белән бердәмлек йөзеннән, әлеге чикләүләр гамәлдә булган вакытта, президент чараларын телевидениедә яктыртмаячакларын белдерде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез