Газетага язылу

Мансур Хисмәтуллин: «300 дән артык хуҗалыгы булган Гаделшада 12 фермер бар!»

Авылдашлары аны яратып та, үз итеп тә төрле исем белән атыйлар... Ул – «безнең бабай» да, «Әлмәндәр бабай» да, «Гаделша аксакалы» да...

Мансур Хисмәтуллин: «300 дән артык хуҗалыгы булган Гаделшада 12 фермер бар!»
Фото: шәхси архивтан

Ул – «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», «Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре», «Россиянең атказанган фермеры» да. Аның тормыш юлы һәркайсыбызга үрнәк булырлык. «Әйләнә-тирәдәгеләргә дә, үзеңә дә рәхәт булсын», – дип яшәгән кешенең, һәр көне дип әйтмим, һәр сәгате күңелендә ташу булып аккан әнә шул тынгысыз уй-теләкләрне гамәлгә ашыруга багышланган.

 

– Чистай районындагы туган авылым Гаделшаның тарихы XVIII гасыр башына барып тоташа, – дип башлый сүзен Мансур Зиннәтулла улы Хисмәтуллин. – Ул чагында әле бу якларда нибары 20 йорт булган. Салам түбәле ул өйләрнең тарихы бүгенгәчә кадерләп сакланган. Ул хәзер дә әнә авылга нигез салган Гаделша карт исемен йөртә. Бөтен яхшылык, игелек ата-бабалардан, тамырдан килә. Яңалык әйтмим. Гасырлар дәвамында гаилә нигезен ныгыта килгән әлеге сыйфатлар яшәешебезне мәгънәле, дәвамлы итә. «Оясында ни күрсәң...» дигән әйтем бар. Әйе, гаиләдә бала нинди тәрбия күрә, алдагысы шундый була. Башыннан ахырына кадәр дәһшәтле сугыш юлын үтеп, туган җиренә кайткан әтиемнең гомере бик кыска булып чыга. Ул егерме биш яшендә, сугыш җәрәхәтләреннән арына алмыйча, мәңгелеккә күченә.

 

Мин бәләкәйдән үземне әнинең таянычы, терәге итеп тоя идем. Әтисез үсүнең ни икәнен шул хәлдәгеләр генә аңлар. Ун яшем дә тулып җитмәгән иде әле, борчак чаптым, чөгендер басуында эшләдем. Унбиш яшемдә үлчәүче итеп куйдылар. Тугызынчы сыйныфтан соң – комбайнчы ярдәмчесе, унынчыны тәмамлагач, фермада эшләп алдым да башта Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укыдым, аннары Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым. Агроном да булдым, җитәкче эшләрдә дә эшләдем. Ә соңыннан... фермер хуҗалыгы оештырып җибәрдем. Бүген 500 гектардан артык җирем бар. Мин яраткан эшем – орлык үрчетү, күпьеллык үләннәр үстерү белән шөгыльләнәм. Иң мөһиме: минем үрнәк яшьләргә мөстәкыйль эшли башларга бер этәргеч булды. Хәзер 300 дән артык хуҗалыгы булган Гаделшада 12 фермер бар!

 

Әни безнең бик дини кеше иде. Әле дә хәтерлим: кичләрен безнең салам түбәле өебезгә авыл бабайлары җыела. Кача-поса гына намаз укыйлар да миңа рәхмәт әйтеп кайтып китәләр. Динне санга сукмаган шундый авыр заманалар да бар иде бит. Мин һәрвакыт, алар килүгә, өйне җыештырып куям, көтеп алам. Алар белән бергә Коръән сүрәләрен өйрәнәм. Коръәннең һәр сүрәсе дөрес итеп яшәргә өйрәтүен истән чыгармыйк. Без гаиләбез белән – барыбыз да биш вакыт намазда.

 

Әнинең: «Динле булсаң, югалмассың!» – дигәнен онытмыйм. Бу сүзләр безнең күңелебезгә мәңгегә уелып калган. Авылыбызның мәчете бик искергән иде. Авылдашлар, туганнар җыелышып, бергәләшеп киңәшләштек тә аны торгызырга булдык. 1995 елда яңа мәчет эшли башлады. Бүген анда нинди генә игелекле-файдалы эшләр алып барылмый?! Балалар һәм яшүсмерләр өчен мөселман мәктәбе дә, төрле бәйгеләр дә оештырыла. Үткәнебезне онытмаска, аны һәрвакыт яңартып, тулыландырып яшәргә кирәк!

 

Әнием Хәтирә мине: «Улым, кешедән бер бармак калынлыгы гына булса да түбән сөйләш», – дип өйрәтте. Мин бу сүзләрне гомергә истә калдырдым. Улларым Марс белән Марсельгә дә шул хикмәтле сүзләрне кабатлыйм. Бәлкем шуңадыр бүген мин алар белән чын мәгънәсендә горурлана алам. Икесе дә укымышлы, фән докторлары, зур җитәкчеләр... Ә иң мөһиме, кешелекле алар, ярдәм кулы сузарга әзер торучы... «Үзеңә ни телисең, башкаларга да шуны телә. Һәм булдыра алганча ярдәм ит. Шул чагында гына тормыш җиңел һәм матур булыр», – дим мин аларга. Әйткән-өйрәткәннәрем юкка чыкмады. Улларым авылның үсешенә зур көч куялар. Әлбәттә, авылдашлар да зур тырышлык куялар. Бөтен эш бергәләшеп, киңәшләшеп эшләнә бездә. Гаделша тирәсендә күпме сазлыклар киптерелде, күлләр чистартылды, буалар төзекләндерелде, урманнар утыртылды. Монысы да бик мөһим. Вакытында карамасаң, авылларның әкренләп бетә баруы да бик мөмкин. Олы улым Марс Хисмәтуллинның эше авыл хуҗалыгы һәм мелиорациягә бәйле. Ул – «Татмелиоводхоз» идарәсенең директоры. Кулланылмый, әрәм яткан җирләргә яңа сулыш бирү, сугарулы җирләр, буалар-күлләр төзү – аларның эше. Хатынымның әнисе яшәгән Чистай районындагы Болгар авылы инде күптән юкка чыкты. Ә без улларым белән 10 гектар җир сатып алдык та алма бакчасы һәм урман утырттык, күлен яңарттык. Бәлки әле кешеләр, еллар үтүгә, биредәге матурлыкны күреп, кире кайтыр. Шулай дип тә хыялланам. Анда авыл кешесе өчен ял итү урыны булачак!

 

Бер-береңнең хәленә кереп, ярдәмләшеп яшәү нәселдән килә. «Эш сөймәгән кеше бәхетсез була», – ди торган иде безнең әни. Эш сөяргә һәм... булышырга! Кемдер сиңа гозере белән килә икән, димәк, сиңа аны Аллаһы Тәгалә җибәргән. Ярдәм ит, кире какма! Шунда үзеңә дә юллар ачылыр. Яшәү рәвешебез шундый безнең...

Мәдинә Авзалова

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре