Газетага язылу

Әгердән Хафизовлар гаиләсе: «Шәһәрне авылга күчермик»

Эш кенә чыдасын. Азнакай районының Әгер авылында яшәүче Әлфия һәм Ильяс Хафизовлар йортына кергәч, әнә шулай дип уйлап куйдык.

Әгердән Хафизовлар гаиләсе: «Шәһәрне авылга күчермик»

Чебиен дә чыгаралар, казын да асрыйлар, умартасын да тоталар. Алты ел элек шәһәрдән авылга күченеп кайткан гаилә җирдә казынып яшәүдән ямь таба. Шәһәрчә яшәргә тырышучыларны да аңлап бетермиләр. Авылда яшәүнең фәлсәфәсен сораштык алардан.

Авыл ул – канда

– Бу – минем төп нигез. Шушында туып үстем. Балаларга җайлы булсын дип, Азнакайда яшәдек. Әмма һәр җомга авылга кайтырга атлыгып тора идек. Башта шулай ике арада йөрдек. Әти авырып киткәч, авылга күчендек. Өч бала булгач, Азнакайда җир бирделәр, йорт салырга да хыялланган идек. Әмма әти нигезне ташламаска кушты. 80 яшьлек әнигә дә игътибар кирәк. Мин Азнакайда нефтьче булып эшләдем, хәзер инде лаеклы ялда. Хатыным Әлфия хастаханәдә лаборант – Азнакайга йөреп эшли. 15 чакрым күп түгел, – дип сөйли гаилә башлыгы.

Әлфия дә авыл тормышын мактый. Балалары да үзләре кебек.

– Олы кызыбыз Айгөл медицина университетын тәмамлады. Казанда калырга кыстаган идек, «Анда миңа һава җитми», – дип, Азнакайга кайтты. Кәримебез, университетны тәмамлап, магистратурага укырга керде. Ул да: «Авылда рәхәт, кайтасы килә», – ди. Төпчегебез Әдилә Азнакайда кияүдә, бәби үстерә. Балаларыбыз кайтып ярдәм итеп тора. Тормышларын авылдан башка күз алдына китермиләр, – ди ул.

Сүз уңаеннан, Әгердә мәктәп юк, әмма клуб, медпункт, мәчет бар. Атнага ике мәртәбә автокибет килә. Авылны карап тоталар. Зираттагы өмәләргә – 50–60, җомга намазларына 10–15 кеше җыела икән.

Авылда алар авыл кагыйдәсе буенча яшиләр. Эш дигән нәрсә монда – беренче урында.

– Авылда газ да бар, су да кертелгән. Халык элеккеге кебек җир җимертеп эшләми хәзер. Рәхәттә яшиселәре килә. Үз кадерләрен беләләр. Бакчада бер кишәрлек калдырып, шунда бәрәңге, кишер, суган утырталар да, калганына печән чәчәләр. Җиргә бик тартылмыйлар. Авылга кайтып төпләнгәннәр шәһәрне авылга күчерергә тырыша. Яшьләр өй янына брусчатка җәя, чирәм чәчә дә шуның белән шул. Тавык та асрамый. Әмма тормыш болай гына бармаячак. Сәламәтлек булганда, диванда гына ятасы килми. Үзең җитештергән ризык башка инде, – ди Ильяс.

Эшле кашык

Бакчалары зур. Бәрәңгене төрле сортларга бүлеп утырталар. Аны берничә ел саен алыштырып торалар. Төрле төстәге бәрәңге юлдан үтүчеләрне дә җәлеп итә. Теплицаны җылытыла торган итеп ясаганнар. Апрельдә инде беренче кыярдан авыз итәләр. Үзләренә җитәрлек җиләк-җимеш, яшелчәсен үстерәләр.

Капка төпләрендә «Бал» дигән язу эленгән. Моннан инде умартачылар яшәвен чамалап була. Гаилә башлыгы, буш торган кибет бинасын сатып алып, анда станоклар урнаштырган. Умарта ояларын үзе ясый. 40 лап умарта тоталар. Умарталыкта апи-йорт та төзеп куйган. Анда кереп, хәл җыялар. Самавыр кайнатып, чәен дә эчәләр. Бу гаилә ялны чит илләрдән эзләми. Шунда кереп, изрәп йоклауга берни дә җитми, диләр. Ялы да, шифасы да бергә, кыскасы.

Хатын кушкач...

Ни хикмәттер, авылда да хәзер халык сөтле чәй эчмәскә ияләшеп килә. Әлеге гаилә дә шулай. Әмма күптән түгел кәҗә алганнар. Нәрсәгә кирәк икән соң ул?

– Хатын әллә кайчаннан бирле, кәҗә кирәк, дип сөйләнде. Оныгыбызга сөтен эчертмәкче. Башта бер бәти алдык. Аның үсеп җиткәнен көтеп тормадык, Чаллыга барып, сөт бирә торган токымлы кәҗә алып кайттык. Ә теге бәтигә Хыял дип исем бирдем. Хатынның хыялы иде бит, – дип елмая Ильяс.

Менә шулай үзенә эш таба белә дә инде Әлфия. Казларын да, кош-кортын да күпләп асрарга тырыша. Әле ярый, җитәр инде дип, Ильясы тыйгалап тора. Тәмам эштән арына алмас иде. Кышын Төркиядән йомырка кайтартып, инкубаторда чеби чыгаралар. Көз көне өмә ясап, каз суялар. Ә абзарда токымлы сарыклар печән чемченә. Тормыш шулай мәшәкате һәм муллыгы белән бергә үрелеп бара.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре