Шәмсия Алиева (Чүпрәле районының Шланга авылы):
– Пайларыбыз «Агро Рассвет» хуҗалыгында. Хәзер күпчелек кеше түләүне акчалата ала, чөнки ашлыкны да, печәнне дә үзләре әзерләп бетергән була инде. Узган ел да бөтен кеше диярлек акчалата алды, тик быел түләү юк әле. Гадәттә ел ахырында була торган иде, быел да бәлки шул тирәдә була торгандыр. Бездә 1 гектарга 1500 сум бирәләр. Бер пай җире – 2,67 гектар. Узган ел шул 3600 сум тирәсе акча алган идек. Быел да шул чама була торгандыр, җыелышлар булып узды – түләү күләме турында сүз әйткән кеше булмады. Кодагыйларыбыз Иске Чокалы авылыннан. Аларда пай җире өчен шикәр комы да биргәннәр.
Алсу Йосыпова (Тәтеш районының Зур Әтрәч авылы):
– Минем пай җирем юк, иремнеке бар. «Нур» агрофирмасы быел ашлык тәкъдим итте. Безнең авылда күп кеше икмәкләтә ала. Кемдер бодай, кемдер арпа алып кайта. Терлеге булмаган кешегә акчалата гына исәп-хисап ясыйлар. Без 550 кг арпа, әти белән әнинең җирләре өчен 5 центнер бодай алдык. Канәгать, малларыбыз күп түгел, бер сыер һәм бер үгез. Аларга җитәрлек азык әзерли алдык. Ялгышмасам, пай җиребез 5 гектарны тәшкил итә. Узган ел 4500 сум тирәсе акчасын гына алган идек. Бездә салам һәм печәнне хезмәт хакы өчен генә бирәләр. Пай җире өчен ашлык яки акчалата гына түлиләр.
Гөлүсә Габдрахманова (Азнакай районының Беренче Май авылы):
– Безнең йортта өч кешенең пай җире бар. Узган ел 4,5 центнер ашлык биргәннәр иде, быел документларны гына тапшырдык әле. Түләве әлегә юк. Авылда кемнеңдер җире – хуҗалыкта, кемнекедер – фермерда, күп мал тотучылар үзләре эшкәртә. Фермер күбрәк акчалата бирә, дип беләм. Мал тотучылар ашлыклата ала.
Резеда Абейдулова (Буа районының Өчмунча авылы):
– Җирләребез «Авангард» хуҗалыгында. Әлегә беркемнең бернәрсә әйткәне юк. Башка елларда да бераз соңрак ала торган идек. Күрше-тирә авыллар алып бетерде инде. Соңгы елларда пай җире өчен акчалата гына исәп-хисап ясый идек. Икмәкне үзебез алып куябыз да, китереп бушатып китәләр. Хуҗалыктан булырмы, булмасмы, дип көтеп тә торырга кирәкми. Вакытында эшне бетереп куйгач, күңел дә тыныч.
Шәүкәт Гаязов (Балтач районының Чапшар авылы):
– Пай җирләрен бүлгән 1996 елларда колхозда баш инженер булып эшли идем. Ул вакытта җирләр төрле колхозларда төрлечә бүленде. Кеше саны аз булганлыктан, 6 гектар эләккән авыллар да булды. Ә безнең Норма авыл җирлегендә бик аз чыкты. Шуңа күрә хуҗалык авыл советы белән килеште дә, халыкка бүлмәделәр. Ләкин мин әнинең Карадугандагы пай җирен үземә рәсмиләштердем дә шуны эшкәртә башладым. 4 гектардан артык җирдә берничә ел ашлык үстердем, хәзер печән чәчәм. Минем белән бергә тагын бер егетнең җире бар. Уңыш яхшы булган елда аңа унар төргәк печән бирә торган идем. Соңгы ике елда печән чабу, җыю чыгымнарын үзе күтәрә дә, күпме тели, шуның кадәр алып китә торган итеп сөйләштек.
Фирдәвес Уразманов (Әгерҗе районының Яңа Бәзәкә авылы):
– Пай җиренә печән һәм арпа чәчәм. 10 гектары – үземнеке, 10 ысы – күршенеке. Ашлыкны фермер авылдашым суктырып бирә. Авылдашларның күпчелеге 5 гектар пай җирен «Ак барс» хуҗалыгына 50 мең сумга сатып җибәрде. Хәзер хуҗалык аларга ашлыклата бирә. Элек печән дә бирәләр иде. Терлеге булмаганнар акчалата ала.
Фәнис Әхмәтханов (Арча районының Корайван авылы):
– Фермер булгач, иллеләп кешенең җирен эшкәртәм. Бер гектарга 1 мең сум күләменнән исәп-хисап ясыйм. Бер пайга 7 центнер ашлык яки биш төргәк печән бирәм. Мал эшкәрткәч, итләтә сораучылар да бар. Акчалата да бирәм. Бездә пай җире 5,4 гектарны тәшкил итә. Халыкка түләү дәвам итә әле. Ашлыкны җыеп төгәлләдем, уңышы уртача булды. Бәясе гел дә юк инде. Сөткә дә, ашлыкка да хак бик түбән. Ләкин бер дә зарланасы килми. Булганы үзебезгә дә, кешеләр белән исәп-хисап ясарга да җитеп бара.
Зөлфия Сафиуллина (Кайбыч районының Борындык авылы):
– Безнең 6 гектардан артык пай җиребез «Туган як» агрофирмасында. Әлегә түләү буенча берни дә әйткәннәре юк. Инде әллә ничә ел рәттән 2 мең сумнан бераз гына күбрәк акча биреп киләләр. Бик аз инде бу, бөтен нәрсәгә бәя арта, пай җиренә түләү генә шул килеш кала килә. Ашлыклата бирергә тырышмыйлар, ахрысы, сораучылар булса да, күбрәк акчалата бирәләр. Безнең маллар юк, шуңа күрә болай да гел акча белән алабыз. Ул акчага әллә ни өметләнеп, әллә нинди планнар кора торган түгел, әлбәттә. Бер кибеткә барып, ипи, шикәр сатып ала торган гына.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез