Язганым булды инде. Күршебездәге бик тә шаян, бик тә бала җанлы Йосып бабай яши иде. Бала-чага яныннан аларны үртәмичә, котыртмыйча, сөйләштермичә китми иде. Аның иң яраткан шөгыле: «Минем кызым, улым буласың инде, әтиең сине миңа өч тиенгә сатты», – дип куркыту иде. Әйе, аның шушы җөмләсеннән күбебез курка идек, чөнки ышандыру өчен бабаебыз эләктерә алган берәр бала-чаганы тарткалый да башлый иде. Аны коткару өчен башка балалар килеп ябышуга, җибәрә дә иде. Тик барыбер курка идек.
Ә бездән соңгы буын юк-бардан курыкмады инде. Ә алардан туган балаларга бүген берәр өлкән кеше килеп: «Син хәзер минеке булдың, әтиең сине миңа сатты, әйдә, киттек», – дип, тарткалап карасын әле... Нәрсә буласын күзаллау да кыен хәтта.
Нинди генә ырым-шырымнар чолганышында үсмәдек без! Һәм... ышанып үстек. Борын кычытса – күчтәнәч килә, чәйгә чәй чүбе төшсә – бүләк бирәләр, колакның уңы кызарса – мактыйлар, сулы кызса – тиргиләр, очкылык тотсаң – сөйлиләр, борынның очы кычытса, козгын кычкырса – вафат булган кеше турында хәбәр ишетәсең, колак эче кычытса – кышын кар, җәен яңгыр ява, күз кабагы тартса – хәбәр ишетәсең... Бүгенге балалар боларны ишеткәч ни дип җавап бирәсен дә беләбез. «Кешенең колак эчендә яңгырның яки карның нәрсә эше бар инде?», «Дөньяда минут-секунд саен ничә кеше үлә, борын очы гел кычытып торамы, козгын көн-төн кычкырамы соң?!» һ.б. «Шуны да уйлый белмәдегезмени?!»
Белмәгәнбез шул. Өлкәннәр әйткәнгә артык ышанганбыздыр инде. Хәер, алар үзләре дә шул ырымнарга ышана иде булса кирәк. Идәнгә кашык төшү дә тикмәгә түгел – кунак килә, диләр иде бит. Әле чәнечке, пычак төшсә – ир-ат, кашык булса – хатын кыз дигән бүленеше дә бар. Тончыксаң да, кунак киләсе. Песи юынса да... Кайсы якка карап юына, шул яктан кунак көтәсе (ә песиләр көне буе юына лабаса).
Кунак димәктән, үткән гасырның җитмешенче еллары. Әти-әни эштә, өйдә дүрт кыз бала һәм әби. Кыз балалар булсак та, шактый шук идек. Әби мәрхүмәнең түземлеге беткәндер инде, бер апабызны: «Ишегалдына саескан килгән иде, Әкълимә апагыз (әбинең Кукмара районында яшәүче кызы) киләдер, бар, көтеп утыр, миңа кереп әйтерсең», – дип, капка төбенә чыгарып җибәрә. Сүз тыңлаучан бала бит, ышанып, хәйран утыра апабыз. Чат башында утырган баланы күреп, үтеп-китеп йөргән авылдашлар нишләп утыруы белән кызыксына. «Саескан килгән иде, Әкълимә апайны көтеп утырам», – ди сабый. «Саескан килгән иде» күбебезнең телендә озак яшәде әле. Хәзер дә каралты тирәсендә шул кошларны күргән саен, әлеге хатирә искә төшеп, елмаерга бер сәбәп була.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез