Казан май бәйрәмнәрендә ял итү өчен популяр шәһәрләр рейтингына кергән

Узган елгы язгы ял көннәре белән чагыштырганда Россия буенча сәфәрләр саны 20%ка арткан, дип хәбәр итте ТАСС.

Басма мәгълүматлары буенча, язгы бәйрәмнәрдә ял итү өчен иң популяр шәһәрләр рейтингына Калининград кергән, аның өчен 20% кеше тавыш биргән, икенче урында 14% тавыш белән Санкт-Петербург шәһәре, өченчедә — Дагыстан (13% кеше тавыш биргән). Билгеләп үтелгәнчә, сораштыруда барлыгы 4,8 мең кеше катнашкан.

Казан җиденче урында — Татарстан башкаласы өчен сораштырылучыларның 8%ы тавыш биргән. Популярлык буенча аны Кисловодск (11%), Сочи (10%) һәм Алтай (9%) узып киткән.


Фикер өстәү