Казан октябрь аенда автомобильдә сәяхәт итүчеләр өчен иң кулай ун шәһәр исемлегенә кергән

Татарстан башкаласы октябрь аенда автомобильдә сәяхәт итү өчен иң кулай шәһәрләр исемлегендә 7 нче урынны алган. «ТВИЛ.РУ” кунакханәләр һәм фатирларны броньлау сервисы шундый мәгълүмат китергән.

Беренче урында – Сочи курорт-шәһәре (машина кую зарурилыгын күздә тоткан броньнарның 19 проценты шуңа туры килә). Санкт-Петербург икенче урынга чыккан (8 процент). Мәскәү өченче урынга “кунаклаган” (7 процент). Бишлеккә шулай ук Краснодар һәм Анапа кергән.

Исемлектә Казанның “күршеләре” – Геленджик (алтынчы) һәм Кисловодск (сигезенче). 10 популяр юнәлеш исемлегендә шулай ук Красная Поляна һәм Ялтаны күрергә мөмкин.


Фикер өстәү