Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды.
Конкурста 3200 кеше катнашкан. Шуларның 30ы җиңүче исеменә лаек дип табылган. Бәйгенең премия фонды — 1 млн сум.
ҖИҢҮЧЕЛӘР: 10 яшькә кадәрге катнашучылар арасында: Шигърият номинациясендә I урынны Хәсән Гилманов (Казан), II урынны Ләйлә Таишева (Казан), III урынны Сафия Еремеева (Казан) алды.
Проза номинациясендә I урынны Айсылу Кәримова (Балтач), II урынны Аслан Миргаязов (Казан), III урынны Язгөл Сәдриева (Актаныш) алды.
11 яшьтән 17 яшькә кадәрге катнашучылар арасында: Шигърият номинациясендә I урынны Азалия Кәримова (Түбән Кама), II урынны Рәлиф Сәләхиев (Түбән Кама), III урынны Азамат Шәмсетдинов (Яшел Үзән) алды.
Проза номинациясендә I урынны Диләрә Фәсихова (Казан), II урынны Диләрә Муллагалиева (Балтач), III урынны Гөлфия Галәветдинова (Арча) алды.
18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында: Шигърият номинациясендә I урынны Рузил Ихсанов (Әлмәт), II урынны Ленар Хаматов (Балтач), III урынны Гөлшат Әгъләмова (Чирмешән) алды.
Проза номинациясендә I урынны Рамилә Шәмсемөхәммәтова (Казан), II урынны Гөлназ Рәшитова (Казан), III урынны Инсаф Сәләхетдинов (Балтач) алды. Махсус бүләккә Земфира Антипова (Казан) лаек булды.
Шигъри гаиләләр арасында: I урынны Кәримовлар гаиләсп (Теләче), II урынны Хәбибрахмановлар гаиләсе (Казан), III урынны Салаховлар гаиләсе (Актаныш) алды. Махсус бүләккә Мансуровлар (Теләче) һәм Якуповлар гаиләсе (Балтач) лаек булды.
Үз шигырьләрен сөйләүчеләр арасында: I урынны Рүзәл Мәхәммәтшин, II урынны Разия Галимова, Рифат Сәлах, III урынны Айлар Нуриев алды.
Үз әсәрләрен сөйләүчеләр арасында:
III урынны Екатерина Әхмәтҗанова (Ямал-ненец автономияле округы) яулады.
Профессиональ катнашучылар арасында: I урынны Илнур Закиров, II урынны Зөлфия Вәлиева, III урынны Җәүһәрия Габделхакова һәм Казан театр училищесының 3 курс студентлары яулады.