Аңа үңәченннән мәхрүм калу янаган. Бу хакта “Татар-информ” клиниканың матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза. Хатын-кыз, үңәченнән берни үтмәү сәбәпле, РКБга мөрәҗәгать иткән. Бу әгъзасының ниндидер сыекча эчү аркасында химик пешүдән бик нык кысылуы ачыкланган.
Хирурглар башта, сырхауны ничек тә тукландыру өчен, ашказаны турысында корсак куышлыгын тишеп, гастростома (ризыкны шуның аша кертү өчен) урнаштырган. Бу вакытта хатын-кызның авырлыгы 34 килограммга калган булган.
Табиблар алдында, зыян килгән үңәчне алып, эчәкнең бер өлешеннән яңасын ясап урнаштыру бурычы торган. Сырхау үзе әйтүенчә, ул гел су эчеп карарга тырышкан. Көннәрдән беркөнне су үңәч аша үтә башлаган. Моны белеп алуга, №2 торакаль хирургия бүлеге мөдире Андрей Кукушин, табиб-эндоскопистлар белән бергә, операция алдыннан үңәчнең ризык үткәрүен торгызу буенча соңгы омтылыш ясарга карар иткән.
Чыннан да, табиб-эндоскопист Роман Храмов сырхауның үңәчен торгызуга ирешкән. Шуннан соң хатын-кыз рәхәтләнеп ашый башлаган. Әмма үңәчнең тышчасы тулысынча төзәлсен өчен бу процедураны әле тагын берничә тапкыр кабатларга кирәк булачак икән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез