Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов белән Сеченов университеты ректоры хезмәттәшлек турында сөйләште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сеченов исемендәге беренче Мәскәү дәүләт медицина университеты ректоры, Россиянең медицина һәм фармацевтика югары уку йортлары ректорлары советы рәисе, Россия урологлар җәмгыяте рәисе Петр Глыбочко белән очрашты.

Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Хөкүмәте Йортында узган әңгәмә барышында  алар Татарстан Республикасы белән Сеченов университеты арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре һәм уртак проектлар перспективалары турында фикер алыштылар.

2023 елның сентябрендә, нәкъ өч ел элек, Миңнеханов беләнм Глыбочко шулай ук Сеченов университетының Татарстан югары уку йортлары һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышкан иделәр.

Ул вакытта беренче Мәскәү медицина университеты ректоры Россия урологлар җәмгыятенең XXIII Конгрессында катнашу өчен Казанга килгән иде, ә хәзер ул ТР башкаласына XXVI конгресс эшендә катнашу өчен килде. Әлеге чара 10 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр «Казан Экспо»да уза.

Чарада катнашучылар андрологиягә һәм ир-ат сәламәтлеге, урологиядәге инфекцияләр, сидек ташлары авырулары, диагностика һәм дәвалауның нур методларына аерым тукталырга уйлыйлар. Дисциплинаара хезмәттәшлекнең әһәмиятен  һәм урологиядә цифрлы технологияләрнең ролен аерым карау күздә тотыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре