Туган телем! Син – минем байлыгым, хәзинәм, барлык хасталардан дәвам.
Минем йөрәгем тулы җырлар, тавышым да бар. Ул тавыш – син ул, минем туган телем.
(Рәсүл Гамзатов)
Бер сәгать алданрак барып, диктант язучыларның кәефен белешергә булдык. Иң беренче булып «укытучы абый» – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Илгиз Халиков килеп керде.
– Авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның «Минем Дагыстаным» әсәреннән өзек укыячакмын, – дип сөйләде ул. – Туган тел минем өчен – беренче чиратта, әни. Ул – туган төбәгем, уй-фикерләрем, рухым, моңым һәм көчем. Әлеге чараның файдасы һәм әһәмияте зур дип саныйм. Без тагын бер кат туган телләрне өйрәнү мәсьәләсенә игътибар бирәбез. Бу – беренче чиратта, аны популярлаштыру. Икенчедән, белем тикшерү. Берәүгә дә «2ле» куймыйбыз, билгеле. Мондый акцияләргә күбрәк кешене җәлеп итәргә тырышабыз. Кызыксынучылар саны арта бара. Алга таба ул традицион рәвештә дәвам итәр дип уйлыйм.
Бер мәйданчыкта диктантны – әти-әниләр, икенчесендә укучылар язды. Алар арасында МЧС хезмәткәре Илнар Рәхмәтуллин да бар.
– Шәһәрдә туып үссәм дә, туган телемне яхшы беләм. Әби-бабайларым өйрәтте. Ике бала тәрбиялибез. Әнвәр – 5, Әминә 2 нче сыйныфта укый. Татарча аралашабыз. Әмма өйдә сөйләшкән генә җитми. Ни дисәң дә, татар теленең кагыйдәләренә, камиллеккә укытучылар өйрәтә, – ди Илнар. – Мондый диктантларны күптән язганым юк инде. Сыйныф җитәкчебез чакыргач, каршы килмәдем. Үз өлешемне кертәсем килде. Туган телебезнең кадерен белик. Аннан башка тарих, мәдәният, гореф-гадәтләр дә саклана алмый.
Ә укучылар өчен диктантны «Шаян ТВ» каналы башкарма директоры – баш мөхәррирнең беренче урынбасары Роза Әдиатуллина укыды. Аны читтән генә тыңлап торабыз. Өзектә мондый җөмләләр бар: «Минем халкымның, минем һәр китабымның ике әнкәсе бар. Беренче ана – туган җирем. Икенче анам – бөек Россия. Тәрбияләде, канатлар куйды, киң юлларга алып чыкты, бөтен дөньяны күрсәтте».
– Диктантның эчтәлеге матур. Ул безнең туган телебезгә багышланган. Тел ул ике канат кебек. Берсе – тел, икенчесе – ана. Рәсүл Гамзатов шушы ике төшенчәне чагыштырып, әсәрдә бик матур итеп сурәтләгән, – ди Роза Әдиатуллина. – Татар гимназиясе укучылары өчен текст кыен булмады. Алар бар сүзләрне дә яхшы белә.
11 нче сыйныф укучысы Эльвина Яруллина да, бик җиңел яздым, катлаулы булмады, ди.
– Унбер ел буе туган телемдә укыйм бит. Шуңа күрә авырлык булырга тиеш тә түгел. Туган җиребез, илебез турында иде ул өзек. Мондый чаралар телне, гореф-гадәтләрне сакларга булыша, – ди Эльвина.
2 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә Камалова белән дә сөйләштек.
– Бездә химия, физика, математика кебек фәннәр дә татарча укытыла. Укучылар югары терминнарны да яхшы белә. Әти-әниләр, бәлкем, балалар татарча укыгач, БДИ тапшыра алмас, дип курка торгандыр. Әмма сынауларны бик яхшы бирәләр. Татарча укыгач, икеләтә тырышып әзерләнәләр, – диде ул.
Шулай ук татарча диктантны Казандагы «Адымнар» күптелле мәктәбендә дә яздылар. Монда утызга якын әти-әни килгән иде. Моннан тыш, 250 укучы үз белемен сынап карады.
Сан
«Россия – Халыклар йорты» акциясе илнең 72 төбәгендә узды. Ул 5 меңнән артык мәйданчыкта оештырылды. Алар арасында бакча, мәктәп, вузлар да бар. Диктантны барлыгы 21 телдә язарга мөмкин иде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез