– Биш елга исәпләнгән «Экологик иминлек» проекты кысасында быел бик күп эшләр башкарылды. 2026 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектына 160,8 миллион сум акча бүленеп бирелде. Бу акча урманнарны яңарту, орлык запасын булдыру, янгынга каршы тору һәм урман техникалары алу өчен тотылды, – дип хәбәр итте Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Быел урман җирләре фондына кергән 2550 гектар җирдә агачлар утыртылды. Киселгән агачлар урынына яңаларын утырту эшләре дә тулысынча башкарылды. Урман питомникларында үзебезнең кәлшәләрне үстерәбез. Орлык җыю эше дә алып барыла. Быел 1807 гектар мәйданда урманны саклый торган утыртмалар ясадык. Шул рәвешле барлыгы 4357 гектар җирдә урманнарны яңарту эшләре башкарылды.
Питомник дигән сүз залда утыручы журналистларны да, министрны да балачагына алып кайтты. Мәктәп елларында, урманчыларга ияреп, питомникларда үсентеләр утырткан, орлык җыйган чакларга бәйле истәлекләрне яңарттык. Бу эш әле дә алып барыла, әмма аны укучылар түгел, урманчылар гына башкара хәзер. Равил Кузюров үзе дә кечкенәдән урманда эшләп үскән еллары турында сөйләде.
– Документларны барлаганда грамота килеп чыкты. 4 нче сыйныфта укыганда Мари Элдагы Яльчикта ял иткәндә агач утыртуда катнашканмын икән. Тырышлыкны зурлап, грамота да биргәннәр, – ди министр. – Хәзер урмандагы бар эшләр тармак белгечләре ярдәме белән генә эшләнә. Алар урманны җирдән дә, күктән дә күзәтә. Агачларны сакларга, аларның авыруларын да, янгынны да булдырмый калырга кирәк.
Сүз уңаеннан, 15 апрельдә гамәлгә кергән урманнарда янгын куркынычсызлыгы режимы әле дә дәвам итә. Көзен янгын булмый дип уйлаучыларны министр кисәтеп тә куйды: бу – ялгыш фикер. Кипкән яфраклар ут чыгуга бер сәбәп булып тора икән. Ә инде аңа кеше кулы да тисә, уттан котылам димә! Шөкер, быел урманнарда янгын очраклары булмаган. Коры үләнгә ут кабу 328 термик ноктада теркәлгән, урманга якын урыннарда 215 үлән яну очрагы билгеле.
Янгын булмасын өчен урманнарны чиста тоту да мөһим. Республикада яз һәм көз айларында «Татарстанның чиста урманнары» дигән акция үтә. Аның көзге этабы 14 ноябрьгә кадәр барачак.
САН
20 апрельдән 20 июньгә кадәр барган язгы акциядә 10 мең кеше катнашкан. Урманнардан 300 кубометр каты көнкүреш калдыклары, 1,3 мең кубометр корыган агач чыгарылган.
Татарстан халкын «Урманнарны саклыйк» агач утырту бөтенроссия акциясе дә көтә. Ул 3 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге өмә кысасында урманчылар 1 миллион агач утыртырга планлаштыра.
Бүгенге көнгә 34 райондагы 10,3 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре урман фондына күчерелгән. Бу һич кенә дә авыл хуҗалыгына зыян килә дигән сүз түгел, ди министр.
– Иген үсмәгән җирдә агач утырт, дигән әйтем бар. Без эшкәртелмәгән җирләрне әкренләп урман фондына кертә башладык, – ди Равил Кузюров. – Урманнардагы корыган, картайган агачны урнаштыру проблемасы бар. Әлегә без бик аз күләмдә генә агач кисәбез.
Урманчылар заман белән бергә атлый. Моңа кадәр тормышка ашырып булмас кебек тоелган мәсьәләләрне хәл итәргә керешкәннәр. Күп кенә хезмәтләрне цифрлаштырып, халыкка урман хуҗалыгы өлкәсендә күрсәтелә торган хезмәтләрне тизләткәннәр. Бүген Дәүләт хезмәтләре порталы аша үзеңә кирәкле документны 3–4 көн эчендә алып була, барлыгы 13 төрле хезмәт күрсәтелә.
– Бу урман җирләрен тәртипкә салу өчен кирәк. Интернет аша эшләгәндә бар да тиз һәм үтә күренмәле. Кешеләр вакытын да янда калдыра, кирәкле хезмәтне дә ала, – диде министр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез