Газетага язылу

Бәйрәм кая киткән?

Август ахырында камыр ризыклары кибетенә кергән идек. Кайсын алыйм икән дип, тәм-томнарны күзәтеп йөргәндә, «1ое сентября» дип язылган печеньега күзем төште. Бәләкәй генә үзе, әмма бик кызыктыра, күңел булырлык итеп төргәкләп тә куйганнар.

Бәйрәм кая киткән?

Алалар. Бигрәк тә әби-бабайлар. Оныкларын шатландырмакчы булалардыр инде. Мин дә үтеп китә алмадым: инде өлкәнрәк сыйныфларда укысалар да, һәр оныкка берәрне алдым. Шатландырам, янәсе. Тик көтмәгәндә-уйламаганда, бик кызык хәлгә юлыктым. «Сезне Белем көне белән котлыйм», – дип, тантана ясавым уен-көлкегә әверелде дә куйды: балалар печеньедагы язуны күрделәр дә тәгәри-тәгәри көлешә башладылар. Минем сораулы карашыма: «И-и, дәү әни, дәү әни, 1 сентябрь бәйрәм түгел бит инде ул», – диештеләр.

Кызык, ә кайчан бәйрәм булудан туктады соң әле бу көн? Без бит беренче уку көнен зур дулкынлану белән көтеп ала идек. Югыйсә, ул чакларда мәктәпкә әзерләнүнең  кыенлыклары да бар иде. Кирәк-яракларны гына түгел, дәреслекләрне дә үзебез юнәттек. Аның өчен әллә ничә тапкыр сигез чакрым ераклыктагы зур авыл кибетенә җәяүләп йөрдек. Киемнәр туганнар ярдәме белән шәһәрдән кайтты, авыл кибетләрендә андый товар күренмәде. Уку башланганчы, аларны кырыкмаса-кырык тапкыр киеп караулар, көзге каршында бөтерелүләр... Бер караганда, әллә ни яңалык та көтми иде безне мәктәптә: җәй буе шул ук сыйныфташлар белән эшләгән, уйнаган, кич утырылган бит инде. Авыл әллә ни зур түгел, барчасы да күз алдында.

Гөлләмәләр алып бару үзе бер вакыйгага әйләнә иде. Ул вакытта букет ясарлык чәчәк утырту гадәте дә юк иде авылда. Бер елны шулай Ринат абыйлар алгы бакчага кашкарыйлар утыртты. Гөрләп утыралар, мин сиңайтим, күзне кыздырып. 31 августта төн җиткәнне көттек тә күршедәге дус кызым белән шушы матурлыкны утап чыктык. Караңгы булгач, тапталгандыр да инде. Әле бит мәктәпкә алып барасы да бар. Ә көтү куганда әлеге вакыйга бөтен урамга таралып өлгергән иде инде. Бакча хуҗасының: «Сорап кына алсалар ни була иде инде? Чәчәкләрнең карарлыгын да калдырмаганнар», – дип өзгәләнүен дә дә җиткерделәр. Кеше күзеннән ераккарак яшереп куярга туры килде. «Кыз башыгыз белән...» – дип, өйдәгеләрдән дә эләкте.

Аның каравы сыйныфка яңа җитәкче – Земфира апа килгән елны күршем Мөсәлия белән чокыр буйлап кыр чәчәкләре җыеп йөрдек. Гади генә булса да, шатланды укытучыбыз, җитди йөзенә елмаю кунды. Балаларыбыз укыганда да әллә ни үзгәреш сизелмәде әле мәктәпләрдә. Тантана күрергә дип, мин үзем дә өлкән сыйныфларга җиткәнче кызларыма ияреп йөрдем. Рәхәт булып күңелдә калган ул мизгелләр.

Хәзер исә тагын бер яңалык ачтым. Өлкәнрәк сыйныф укучылары мәктәпкә чәчәк букеты алып барырга, укытучыларына бүләк итәргә кыенсыналар икән. Бу юлы күршем дә интекте. Улы 8 нчегә бара, сыйныф исеменнән әнисе укытучыларына бик матур букет алган. Шуны алып бармас өчен карышып та карады малай, әнисе көчкә-көчкә күндерде. Үзе барыр иде, капкадан ерак китеп булмый, мәктәпнең ишегалдына да кертмиләр. 

– 1 нче сентябрьне бәйрәм итеп кабул итмәүләре  гаҗәп тә түгел инде, – диде ул, тынычланып калгач. – Ни күрделәр соң алар? Беренчегә барганда 11 нче сыйныф укучылары каршы алды да шуның белән шул. Калган елларда гап-гади үткәрелә торган «пробный» көнгә йөриләр. Бәйрәм дип, тантана ясап, беркем дә көтеп тормый. Шуңадыр инде, хәтта чәчәк алып барырга да оялалар. Безнең заманда һәр укучы кулында букет иде.

Печенье хакында университетта бергә укыган сабакташлар чатына да язган идем. Озак еллар мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан сабакташым оныкларны хуплаган.

– Дөрес әйтә алар, – дигән. –Укучылар арасында гына түгел, укытучылар арасында да беренче уку көнендә бәйрәм рухы күптән сүнгән  инде. Безнең өчен иң шатлыклы көн укулар тәмамланган 25 май иде.

Сез дә сизәсезме соң бу күренешне? Бәйрәм, чыннан да, кая киткән соң? Нигә юкка чыккан ул? Мәктәптә укулар авыр булгангамы? Халыкка күп җыелырга ярамый дип, Белем көне тантанасы күптән инде үткәрелмичә калгангамы? Әллә инде башка сәбәпләре бармы? Элеккечә үк булмаса да, ниндидер уңай үзгәрешләр кертеп, бәйрәм рухын кайтара алсак, бәлки балалар да 1 нче сентябрьне көтеп алыр иде.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре