Газетага язылу

Цифрлы дөньяда татар теленә ихтыяҗ зур: «Яндекс» эзләү системасында беренче урында

Интернетта татар теленә ихтыяҗ зурмы? Аның цифрлы киңлектә тагын ничек популярлаштырырга? Бу һәм башка сорауларга Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында җавап бирде, телне заманча технологияләр киңлегендә саклау һәм үстерү юнәлешендәге уңышлар һәм планнар турында сөйләде.

Татар теле – лидер

Гамәли семиотика институты 2014 елдан бирле Яндекс порталы белән хезмәттәшлек итә. Хезмәттәшлек татар телен һәм мәдәниятен цифрлы киңлектә кулланылышка кертүгә юнәлдерелгән. Яндекс сервисларында теге яки бу телгә тәрҗемә ихтыяҗы ни дәрәҗәдә булуына анализ ясалган. Барлыгы 21 тел тәкъдим ителгән. Татар теле беренче урында: аена барлыгы 168,7 мең сорау килгән. Димәк, интернетта татар теленә ихтыяҗ зур.

Институт үзенең эшчәнлеген киңәйтә: якын киләчәктә «Сбер» компаниясе белән дә элемтә булдырылачак.

Татар телле цифрлы проектлар

Бүген TatSoft – татарча-русча һәм русча-татарча тәрҗемәчене 1,28 млн кеше куллана. Статистика күрсәткәнчә, сервиска барлыгы 153 илдән 40 миллионнан артык мөрәҗәгать килгән.

TatSpeech сервисына да ихтыяҗ зур. Әлеге сервис ярдәмендә татарча сөйләмне текстка әйләндерергә мөмкин. Шулай ук хәзерге вакытта аның нигезендә татар телле тавышлы ярдәмче булдырыла. Әлеге технология күз күрүе начар кешеләргә дә ярдәм итә.

«Туган тел» милли корпусы – татар теленең әһәмиятле онлайн платформасы. Бүген ул 200 миллионнан артык берәмлек тәшкил итә. Корпус эчендә төп, иҗтимагый-сәяси текстлар, IT-текстлар, русча-татарча параллель субкорпуслары эшләп килә. Әлеге платформа билгеле бер сүзнең контекстта кулланылышын күрсәтә, аның лексик-семантик, грамматик үзенчәлекләрен өйрәнергә мөмкинлек бирә. «Туган тел» милли корпусына нәфис әдәбият һәм матбугат чараларыннан алынган текстлар кертелгән. Ул филологлар, тел белгечләре өчен дә, телне өйрәнергә теләгәннәр өчен дә файдалы ресурс. Корпустагы мәгълүмат TatSoft, Яндекс Тәрҗемәче кебек кушымталар өчен нигез булып тора.

TurkTEL платформасы үз эченә 30 дан артык төрки телне һәм аларның диалектларын ала. Аның ярдәмендә төрки телләрне тәрҗемә итәргә, төзелеш һәм грамматик үзенчәлекләрен чагыштырып өйрәнергә мөмкин. Портал нигезендә мәгариф программалары, тел өйрәнү кушымталары һәм сүзлекләр төзелә. Шулай ук ул тугандаш халыкларның мәдәнияте һәм тарихы белән танышырга да ярдәм итә.

– Аңлашыла ки, без телне саклап калырга телибез икән, ул цифрлы киңлектә дә үсәргә, күрсәтелергә тиеш. Тел илебезнең иң эре IT-компанияләренең популяр сервисларына кертелергә тиеш. Мондый проектлар елдан-ел арта бара, булган сервислар камилләшә. Бу – системалы эш, республика җитәкчелегенең, Татарстан Фәннәр академиясе җитәкчелегенең ярдәме белән башкарыла, – ди Ринат Гыйльмуллин.

Заманча технологияләр һәм ясалма интеллект татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтә, аны киләчәк буыннарга тапшырырга ярдәм итә.

Лиана Габбасова

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре