Казан ноябрь бәйрәмнәрендә сәяхәт итү өчен иң популяр юнәлешләр арасына кергән

Казан ноябрь бәйрәмнәрендә сәяхәт итү юнәлешләре рейтингында беренче унлыкка кергән. Бу хакта Россия туроператорлары ассоциациясе хәбәр итә.

Беренчелекне Краснодар крае били, броньнарның өчтән бер өлеше андагы курортларга туры килә. Икенче урында Кавказ Минераль сулары курортлары (броньнарның 15 проценты туры килә), өченче урында – Мәскәү өлкәсе (11 процентка кадәр). Ә Казан сигезенче урынны биләгән.

Беренче унлыкка «Алтын боҗра» буенча экскурсия турлары, Санкт-Петербург, Мәскәү, Төньяк Кавказ Республикасы, Калининград һәм Төмән өлкәсе кергән.


Фикер өстәү