Казан Россия буенча кыска сәяхәтләр һәм ял көннәре турлары өчен популяр юнәлешләр өчлегенә кергән. Татарстан башкаласы Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән генә калышты, дип хәбәр итә Россиянең Туроператорлары ассоциациясе.
«Казанда җәяү йөрү һәм фотосессияләр өчен кызыклы урыннар күп. Туристлык маршрутларының традицион нокталары – «Туган Авылым» этноавылы һәм Кыш Бабай резиденциясе», – диелә илкүләм туроператорларның берсенең матбугат хезмәтендә.
Узган ел Татарстан башкаласында 3,6 миллион турист булган, бу 2021 елга караганда 20 процентка күбрәк. Кунакханәләрнең уртача йөкләнеше 65,2 процент тәшкил иткән, ә бәйрәм көннәрендә 95 процентка җиткән, дип хәбәр итә Казан мэриясе мабугат хезмәте.