«Россия-Африка» форумы кырында Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург Губернаторы Александр Беглов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург Губернаторы Александр Беглов белән очрашты. Очрашу «Россия — Африка» икътисадый һәм гуманитар форумы кысаларында узды.

Халыкара форум «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәгендә (Санкт-Петербург) уза.

Очрашу барышында Татарстан белән Санкт-Петербург арасындагы партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту мәсьәләләре каралды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, төньяк башкала  -ул беренче чиратта мәдәни һәм тарихи потенциал. Бу шулай ук илнең әйдәп баручы субъектларының берсенең югары сәнәгать потенциалы, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, Елдан-ел сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек үсә. Аның сүзләренчә, бүген төбәкләр арасында горизонталь бәйләнешләр бик мөһим.

Мәгариф һәм фән өлкәсендәге хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстаннан күп кенә студентлар Санкт-Петербург югары уку йортларында белем ала, шул ук вакытта төньяк башкала яшьләре дә югары белем алу өчен Казан югары уку йортларын сайлый.

Татарстан белән Санкт-Петербург арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү бар, закон чыгару органнары арасында килешү имзаланган, Татарстанның Санкт-Петербургта вәкиллеге бар. Төбәкләрне шулай ук туры авиарейслар тоташтыра.

«Санкт-Петербург — безнең өчен зур сату базары, һәм шул ук вакытта Татарстан да сезнең шәһәрнең товар җитештерүчеләре өчен кызыклы», — диде Рөстәм Миңнеханов, Александр Бегловка мөрәҗәгать итеп.

Барлык мәсьәләләрдә дә Санкт-Петербург хакимияте безгә тулысынча ярдәм күрсәтә һәм аңлый, диде Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр Губернаторына рәхмәт белдерде. «Без татар иҗтимагый оешмаларының эшенә ярдәм итүләрегез өчен дә рәхмәтле. Хәзерге вакытта Санкт — Петербургта 20 меңләп татар яши», — дип билгеләп үтте ул.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург Губернаторына «Россия – Африка» форумында уңышлы эшләр теләде.


Фикер өстәү