Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Татарстанның инвестицион потенциалы турында сөйләде һәм барысын да «KazanForum»га чакырды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида AIM Global 2023 еллык 12 нче инвестицион форумын ачу тантанасында хөрмәтле кунак буларак катнашты һәм халыкара эксперт сыйфатында «Дөнья лидерлары дебатлары» пленар утырышында чыгыш ясады, ул быел «Инвестицион парадигманы үзгәртү: тотрыклы икътисадый үсешкә ярдәм итү өчен киләчәк инвестицион мөмкинлекләр, төрлелек һәм чәчәк ату, шулай ук ул  AIM Global 2023 инвестиция форумының күргәзмә экспозициясе белән танышты.

Пленар утырышта Рөстәм Миңнеханов Еллык инвестицион форумда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде һәм чараны оештырган өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Үзенең чыгышы барышында ул форумның елдан-ел динамик рәвештә үсүен һәм яңа форматлар эзләвен һәм үзгәрүен билгеләп үтте. Татарстан бу форум 2011 елда оешканнан бирле аның партнеры һәм катнашучысы булып тора: «Форум безнең өчен – республикабызның инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдир итү, чит ил партнерлары белән тәҗрибә уртаклашу һәм яңа элемтәләр урнаштыру өчен искиткеч мәйданчык. Бүген без мөһим тема буенча кызыклы фикер алышулар һәм экспертларның фикерләрен ишетәчәкбез – «Инвестиция парадигмасын үзгәртү». Бу — бик актуаль мәсьәлә. Авыр геосәяси вәзгыятьне исәпкә алып, дөнья икътисадында җитди үзгәрешләр бара.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында ассызыклаганча, хәзерге Татарстан – Россия Федерациясенең алдынгы, сәнәгый үсеш алган, фәнни-мәгариф һәм инновацион төбәкләренең берсе. Республикада куәтле инвестицион һәм инновацион инфраструктура, төрле дәрәҗәдәге һәм билгеләнештәге күп кенә мәйданчыклар, атап әйткәндә, махсус икътисадый зоналар, алдынгы социаль-икътисадый үсеш территорияләре, технопарклар, сәнәгать парклары һәм сәнәгать мәйданчыклары, бизнес-инкубаторлар һәм технополислар булдырылган.

Инвесторлар өчен салым, таможня һәм коммерция өстенлекләре тәкъдим ителә. Шулай ук алар квалификацияле кадрлар, көчле чимал базасы, уңайлы инфраструктура, Россиянең башка төбәкләре һәм чит илләр белән киң кооперацион элемтәләр белән тәэмин ителә. Шушы мөмкинлекләр ярдәмендә Татарстан ел саен илнең инвестицион климатының илкүләм рейтингы лидерларының берсе булып тора.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең күп еллар дәвамында ислам дөньясы белән уңышлы хезмәттәшлек итүенә аерым игътибар бирде. Бүген иң мөһим мәйданчыкларның берсе – «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы, ул быел 14 нче мәртәбә 18-19 майда Казанда узачак. Булачак чараның эшлекле программасын тулыландыру буенча җитди эш алып барыла, анда 100дән артык эшлекле сессия узачак һәм Россиянең төрле илләреннән һәм төбәкләреннән 750дән артык спикер экспертлар катнашыр дип көтелә.Катнашу өчен 64 чит илдән һәм Россиянең 59 төбәгеннән 10000нән артык кеше теркәлгән.

«Россиягә, Казанга, «KazanForum»га барлык катнашучыларны чакырам! Безнең республика һәрвакыт партнерлык өчен ачык һәм инновацияләр белән кызыксына. Сезне Татарстанга чакырам, сез безнең тәҗрибә һәм потенциал белән шәхсән таныша аласыз», — дип тәмамлады ул үзенең чыгышын.


Фикер өстәү