Татар авылында янгын чыгып, бер мәчет кенә калган: Бөтендөнья татар конгрессы ярдәм җыю оештыра

Уралда һәм Себердә көчле янгыннар дәвам итә. Бүген таңда Курган өлкәсенең танылган Йолдыз авылына да килеп җиткән. Көчле җил аркасында янгын берничә минут эчендә бөтен авылны ялмап алган. Меңнән артык кеше яшәгән авылда бер мәчет кенә калган. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгеннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында (Казан, К. Маркс урамы, 38/5) гуманитар ярдәм җыю оештырыла, 10 майда йөк машинасы юлга чыгачак.

Беренчел кирәкле әйберләр исемлеге:
— су,
— азык — төлек,
— кием һәм аяк киеме,
— дару,
— телефон өчен зарядниклар,
— көндәлек кирәк-яраклар.

Матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр Сбербанк картасына 89274085465 телефон номеры буенча күчерә ала. Барлык ярдәм Курган өлкәсенең Йолдыз авылында яшәүчеләргә тапшырылачак.

Ярдәм кирәк: «Курган өлкәсендә татар авылы янды! Кешеләр бернәрсәсез калды!»


Фикер өстәү