Свердловск өлкәсендә 10 яшьлек малайны урлаган ир-ат федераль эзләүдә булган. Бу хакта Росгвардиянең «Макс» мессенджерындагы каналында хәбәр ителә.
Баланы Росгвардиянең СОБР махсус отряды хезмәткәрләре азат иткән. «Әсирне коткару барышында аны урлаган кеше юк ителде», — диелә ведомство хәбәрендә. Малайның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый.
Тикшерү комитетына баланы урлау турында 21 ноябрь кичендә билгеле булган. Тикшерү мәгълүматларына караганда, ир-ат малайны ташландык йортта тоткан һәм аңа янаган.
Әлеге факт буенча алдан белә торып балигъ булмаган баланы урлау маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез