Газетага язылу

Автобус белән йөк машинасы бәрелешеп, ике Россия туристы һәлак булган

Чилинең Магальянес төбәгендә җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Анда ике Россия туристы һәлак булган, тагын биш кеше җәрәхәтләр алган. Бу хакта BioBioChile басмасы хәбәр итә.

Авария шимбә көнне якынча 14:00 сәгатьтә 9 Norte трассасының 160нчы чакрымында, Эстансия-Сан-Херонимо районында, Пуэрто-Наталес шәһәренә бару юлында булган. Россия туристлары утырган микроавтобус Аргентина номерлы йөк машинасы белән бәрелешкән. Ике пассажир — ир-ат һәм хатын-кыз — һәлак булган.

Микроавтобустагы тагын дүрт кеше, шул исәптән ике Россия туристы, машина йөртүче һәм аны озата баручы, тормыш өчен куркыныч булмаган җәрәхәтләр алган. Йөк машинасы йөртүчесе дә зыян күргән.

Прокуратура күрсәтмәсе буенча, һәлакәт урынына юл-транспорт һәлакәтләрен тикшерүче махсус бүлек хезмәткәрләре килгән. Алар фаҗиганең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклый.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре