Газетага язылу

Казаннан Новокузнецкка очкан рейс белән бәйле хәлне Роспотребнадзор контрольгә алган

Казан – Новокузнецк рейсы пассажирлары белән бәйле хәл Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе контролендә. Бу хакта ведомствоның MAX мессенджерындагы каналында хәбәр ителә.

Багаж югалган яки пассажирга тапшырылмаган очракта, ул авиакомпаниягә багажны алмавы турында гариза бирергә тиеш. Гариза ташу документлары нигезендә рәсмиләштерелә. Авиакомпания шуннан соң ук багажны эзли башларга бурычлы. Әгәр ул табылса, пассажир күрсәткән аэропортка бушлай китерелергә тиеш.

Гариза тапшырганнан соң 21 көн эчендә багаж табылмаса, пассажир китерелгән зыянны каплауны таләп итә ала. Моның өчен ике нөсхәдә язма дәгъва әзерләргә кирәк: берсен авиакомпаниягә тапшырырга, икенчесенә кабул ителүе турында билге куйдырырга. Әгәр таләпләр ирекле рәвештә үтәлмәсә, судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Зыян күргән пассажирлар Роспотребнадзорның Бердәм консультация үзәгенә 8-800-555-49-43 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре