51 яшьлек Максим Беляев үз теләге белән Татарстан Югары суды судьясы вазифасыннан китә. 2 декабрьдән ул мактаулы пенсиягә чыгачак. Бу хакта «БИЗНЕС Online» хәбәр итә.
Беляев Татарстан Югары судында 2006 елдан бирле эшләгән. Моңа кадәр хокук саклау органнарында һәм прокуратурада хезмәт иткән. Соңгы 13 елга якын вакыт эчендә ул Югары судта җитәкче вазифалар башкарган: рәис урынбасары булган, җинаять эшләре буенча суд коллегиясен җитәкләгән.
Илгиз Гыйлазов вазифасыннан киткәннән соң, Беляев Татарстан Югары суды рәисе вазифаларын вакытлыча башкарган. Аны әлеге урынга төп кандидатларның берсе буларак та караганнар. Әмма ахыр чиктә суд рәисе итеп Азат Гыйльметдинов билгеләнгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез