23 ноябрьдә Казандагы Үзәк уникаль осталык үзәге бер көнгә Саба районының мәдәнияте белән танышу мәйданчыгына әйләнәчәк. Кунаклар чыбыктан кәрзин үрергә, агачка уеп бизәк төшерергә өйрәнә, гаилә ядкәрләрен күрә һәм чабата киеп бию серләренә төшенә алачак. «Яшә, Саба төбәге!» бәйрәме «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында узачак. Программа 13:00 сәгатьтә башлана, керү бушлай.
Саба районы үз тарихын халык һөнәрләре, гаилә традицияләре, музыка һәм җирле халык иҗаты аша тәкъдим итәчәк. Көн дәвамында күргәзмәләр, этнографик мәйданчыклар, остаханәләр, мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар һәм иҗат коллективлары чыгышлары булачак. Бәйрәм төп сәхнәдәге концерт белән тәмамлана.
Милли гаиләләрнең традицияләренә багышланган этнографик күргәзмә үзәк мәйданчыкларның берсе булачак. Биредә кунаклар гаилә ядкәрләрен күрә, төрле халыкларның гореф-гадәтләре белән таныша һәм милли ризыклардан авыз итә алачак.
Түбән катта «Дуслык урамындагы ярминкә» эшләячәк. Җирле осталар үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк, ә Хәдичә әби капкасы янында кунакларны чабата киеп биергә өйрәтәчәкләр.
Беренче катта «Данлы үткәннән – якты киләчәккә!» күргәзмәсе район тарихы һәм урман хуҗалыгы белән таныштырачак. Остаханәләрдә чыбыктан кәрзин үрү, агачтан сувенирлар ясау серләрен күрсәтәчәкләр. «Ватан гаилә учагыннан башлана» мәйданчыгы район гаиләләренә, аларның казанышларына, шәҗәрәләренә һәм традицияләренә багышлана.
Икенче катта халык һөнәрләре белән танышу мөмкинлеге булачак. «Һөнәр – көнкүрешебез нигезе» күргәзмәсендә декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре тәкъдим ителә. Остаханәләрдә төрле һөнәрләрне үзләштереп, хәтта музыка кораллары ясап карарга да мөмкин булачак.
Биредә «Турас» җыр һәм бию ансамбле «Бер алманы бишкә бүләек» программасын тәкъдим итәчәк. Балалар өчен иҗат мәйданчыгы ачыла, ә «Арт-Грате» курчак театры Габдулла Тукайның «Кәҗә белән сарык» әсәре буенча спектакль күрсәтәчәк.
Программаның аерым өлеше бүгенге Саба районына багышлана. 211нче аудиториядә «Ямьле Саба» яр буе, парклар, туган якны өйрәнү музее экспозицияләре һәм гаилә туристик маршрутлары тәкъдим ителәчәк. Алар арасында «Бакыр сукмак», «Ябалакта кунакта», «Туган як тарихы һәм истәлекле урыннары» маршрутлары бар. Кунаклар шулай ук «Мәхәллә», «Саба» һәм «Сәләт Саба» проектлары белән таныша алачак.
«Якташлар» якташлар җәмгыяте артистлар, язучылар һәм композиторлар иҗатына багышланган очрашу оештыра.
Икенче кат фойесында Шәмәрдән балалар сәнгать мәктәбенең тынлы оркестры чыгыш ясаячак. Биредә Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган күргәзмә дә ачыла. Тагын бер сәнгать мәйданчыгында Саба районының күренекле шәхесләре, шул исәптән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РСФСРның, ТАССРның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов турында сөйләячәкләр. Районның халык рәссамнары, музыкантлары, сынчылары һәм артистлары иҗаты да тәкъдим ителәчәк.
Бәйрәмнең төп вакыйгасы – 17:00дән 18:30га кадәр ЦУМның төп сәхнәсендә узачак «Яшә, Саба – Йорт!» концерты. Солистлар һәм иҗат коллективлары Саба җирендә яшәүче халыкларның җырларын, биюләрен һәм йолаларын күрсәтәчәк.
«Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы муниципаль районнарны берләштерә. Алар Казанда үз тарихларын, халык һөнәрләрен һәм иҗади казанышларын тәкъдим итә. Быелгы сезон 4 ноябрьдә Түбән Кама районы программасы белән башланды һәм 2027 елның мартына кадәр дәвам итәчәк. Җиңүче районга «2027 ел – Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы» исеме биреләчәк.
Саба районының ЦУМдагы программасы Казан халкына һәм шәһәр кунакларына Татарстанның мәдәни мирасын якыннанрак танып белергә мөмкинлек бирәчәк. Үзәк уникаль осталык үзәге халык сәнгать кәсепләренең 18 юнәлешендәге осталарны берләштерә. Биредә һөнәрчелек традицияләрен саклыйлар һәм үстерәләр, күргәзмәләр, остаханәләр үткәрәләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез